• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А
Телефон: +7(843)-522-68-18
E-Mail: S103.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №103"
Руководитель: Хабибуллин Ринат Накипович
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел)
У нас учат: 53

Новости школы №103

Мин тормышка гашыйк

Опубликовано: 11.02.2017

9 нчы февраль- Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Фәнис Яруллинның туган көне. Бу көнне безнең мәктәптә Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән укучыларның шәһәр фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ике елга бер узучы әлеге конференция матур бер традициягә әйләнеп бара.
Бу зур тантанада Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Хадиуллин И. Г., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Р. Р., Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латышева, Ф.Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым , Казан шәһәре мәгариф идарәсе методик бүлегенең милли мәгариф эше буенча методисты Зиннәтуллин Р. К., Казан шәһәре мәгариф идарәсе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары методик бүлегенең милли мәгариф эше буенча методисты Ильясова И. М., Татарстан китар нәшрияты уку-укыту эшләре методикасы бүлеге мөдире Ялалова Ч. И., КФУ ның өлкән укытучысы Трофимова С. М., Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәдиф Сәгъди, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының РМБ җитәкчеләре Сиразетдинова З. П., Зәйнуллина А. М. катнашты.
Бәйрәм Ф.Яруллиннның туган көненә багышланган әдәби кичә белән башланып китте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырларын җырладылар. Аннан соң конференциянең эше секцияләрдә алып барылды. Төшке аштан соң кунаклар Ф.Яруллинның музеенда булдылар.
Фәнис Яруллин иҗатына багышланган конференциядә катнашучы укучылар саны елдан-ел арта гына бара. Быел конференциянең төп этабында 60 тан артык укучы чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар 4 секциягә бүленеп эшләделәр . Барлык укучыларга да I, II, III дәрәҗәдәге Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Конференциядә үзебезенең мәктәп укучылары Фатыхова Алия (7 нче сыйныф ), Сафина Камилә (10 нчы сыйныф), Антонова Айгөл (5 нче сыйныф), Ахунзянов Булат(10 нчы сыйныф), Сабиров Тимур (6 нчы сыйныф) , Набиуллина Зәринә (6 нчы сыйныф) чыгышлар ясадылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Шәһәр күләмендәге Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы укучыларга мәктәп администрациясе рәхмәт белдерә:


- Кукаркин Булат, 10б кл
- Ахунзянов Булат, 10б кл
- Мотыйгуллина Камилә, 10б кл
- Дадажанова Мәстүрә,10бкл
- Сәлимова Аделя,10б кл
- Андреева Елена, 10б кл
- Габдулвагапова Зарина, 10б кл
- Игнатьева Вероника,11а кл
- Игнатьева Виктория, 10б кл
- Гаффарова Ралина, 6б кл
- Хузина Азалия, 6б кл
- Хабибуллина Диләрә, 6б кл
- Камалиева Адилә, 7а кл
- Музагитов Мөхәммәт, 3в кл
- Салимзянова Камилла, 3б кл
- Мингалиев Ильяс, 3 в кл
- Хабибуллина Альбина, 3а кл
- Антонова Айгөл, 3 б кл
- Мингалеева Ралинә, 5а кл
- Шарафеева Зарина, 5а кл
- Гарипов Ранэль, 5 а кл
- Ситдикова Лиана, 6а кл
- Валиуллина Эльза, 6а кл
- Нуретдинова Эмилия, 6а кл
- Хабибуллина Розалия, 3 а кл
- Яруллин Надир, 7б кл
- Камалиева Аделя, 7а кл
- Камалова Эльвина, 7б кл
- Сәлимова Зарина,7а кл
- Фатыхова Алия, 7а кл
- Атнагулова Айзилә, 6 кл
- Сафина Камилә,10а кл


 



К списку новостей