• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №103» Ново-Савиновского района г. Казани / Казан шәһәре Яңа Савин районының “103 нче рус-татар гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420132, г. Казань, ул. Адоратского, д. 41А
Телефон: +7(843)-522-68-18
E-Mail: S103.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №103"
Руководитель: Хабибуллин Ринат Накипович
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 959 (являющихся иностранными гражданами - 7 чел)
У нас учат: 53

Новости школы №103

2017 нче елның 9 нчы февралендә Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясе була.

Опубликовано: 09.02.2017

2 нче турга утучелэр исемлеге:

https://edu.tatar.ru/nsav/page2311.htm/read-news/1330930

 

Фәнис Яруллин иҗатына багышланган
«Мин тормышка гашыйк» исемле
шәһәр фәнни-гамәли конференциясенең
нигезләмәсе

I. Гомуми нигезләмә

1.1. Нигезләмә Фәнис Яруллин иҗатына багышланган
«Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясен үткәрүнең максатын, бурычларын, тәртибен билгели.
1.2. Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясе (алга таба — Конференция) «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатында ике елга бер тапкырүткәрелә.

II. Конференциянең максаты һәм бурычлары

2.1. Әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, татар шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау.
2.2. Конференциянең бурычлары:
– укучыларда Ф.Яруллин иҗатынаһәм татар әдәбиятына мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү;
– хәзерге заман укучысының гомуми һәм коммуникатив культура дәрәҗәсе, социаль активлыгын үстерү һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтү;
– укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру;
– сәләтле балаларны ачыклау.


III. Конференцияне оештыручылар

Конференцияне оештыручылар:
– Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе;
– Казан шәһәре Яңа Савин районының «103 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет оешмасы;

IV. Конференциядә катнашучылар

Конференциядә Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларының V-XI сыйныф укучылары катнаша.

V. Конференциянең эш юнәлешләре

Конференциядә түбәндә күрсәтелгән темалар буенча фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре каралачак:
1. Ф. Яруллин иҗаты музыкада
2. Әдип иҗатында юмор һәм сатира
3. Язучы турында замандашлары
4. Ф.Яруллин иҗатында бәхет (туган як, балачак) темасы
5. Татар әдәбияты үсешендә Ф. Яруллин иҗатының роле
6. Иҗат бакчасында ( 5-11 сыйныф укучылары ирекле темага үзләре язган шигырьләрен, хикәяләрен тәкъдим итәләр (3 әсәр . Икенче турга үткән укучылар бер әсәрне яттан өйрәнеп киләләр.)



VI. Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе

Конференциядә катнашу түләүле ( һәр катнашучыдан 100 сум)

Конференция ике этапта үтә:
I этап – читтән торып катнашу этабы. Заявка, фәнни-тикшеренү эшләренең тезислары, иҗади эшләр 2017 елның 28 нче гыйнварына кадәр 103 нче мәктәпнең shcool103@mail.ru электрон адресына җибәрелә. Эшләр эксперт комиссияләре тарафыннан тикшерелә, иң яхшы эшләр сайлап алына. Элемтә өчен телефон — 8(843) 522-68-18.
Эксперт комиссияләре тарафыннан сайлап алынган эш авторларына электрон почта аша төп этапка чакыру җибәрелә һәм нәтиҗәләр 2017 нче елның 6 февраленә кадәр мәктәп сайтына куела.
II этап — Конференциянең төп этабы 2017 нче елның 9 нчы февралендә (үзгәреш булырга мөмкин) Казан шәһәре Яңа Савин районының «103 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе”ндә үткәрелә. Адресы —Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Адоратский урамы, 41-а нче йорт. Электрон адрес: shcool103@mail.ru
Укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли, иҗади эшләрне үзе сәнгатьле итеп укый, сөйли (эзләнү эше, доклад, конкрет методика белән эшкәртелгән практик яки эксперименталь материал булырга мөмкин).
Конференциядә чыгыш ясау вакыты – 5-7 минут. Укучы бирелгән вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен күрсәтеп бирә белергә тиеш. Компьютер презентациясе, мультимедия технологияләрен куллану хуплана.

VII. Бәяләү критерийлары

• сайланган теманың актуаль булуы;
• проблеманы чишүнең тирәнлеге, тулылыгы, үзенчәлекле ысуллары кулланылган булуы;
• фәнни эштә логик эзлеклелек саклану;
• кулланылган әдәбиятның чагылышы;
• авторның мөстәкыйль фикер йөртүе;
• чыгыш ясаучының сөйләм, аралашу культурасы;
• иҗади эшнең теманы ачу дәрәҗәсе;
• сәнгатьле уку осталыгы;
• жюри биргән сорауларга җавапларның төгәллеге.

Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

Конференциядә катнашучыларның фәнни-гамәли эшләрен һәм чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты мәгариф идарәсе методистлары һәм Казан шәһәре яңа Савин районының «103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе » укытучылары кергән жюри бәяли.
Конференциядә җиңүче укучыларга Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты мәгариф идарәсе дипломнары, конференциядә катнашучыларга шәһадәтнамә тапшырыла.

Фәнни-гамәли эшләргә таләпләр

Фәнни-гамәли эшләр, фәнни-эзләнү эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
– укучының теманы ачып бирә алуы;
– аргументлаштырылган һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы;
– грамоталы, әдәби телдә язылган булуы, мисал итеп китерелгән фактларның дөреслеге;
– чыгышны күрсәтмә материаллар, презентацияләр белән баету;
– эшләрдә сылтамалар куелу.
Фәнни-эзләнү эшләре татар телендә кабул ителә. Текстның күләме 5-7 басма биттән артмаска тиеш. Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр) булырга мөмкин (күләме 5-7 бит).
Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman – 14, интервал – 1,5; уңнан – 1,5 см; сулдан – 2,5 см, астан – 2 см; өстән – 1,5 см; шигырьләрнең интервалы – 1,0) компьютерда басылган булырга тиеш.
Титул битенә гомуми белем бирү оешмасының тулы исеме, шәһәр, район, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, секциянең темасы, эшнең темасы һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла.
Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.
Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла (соңгы секция өчен түгел).
Конференциягә башка конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урын алган, матбугатта басылган эшләр кабул ителми.

Конференциядә катнашу өчен заявка түбәндәге формада җибәрелә:
 

Секция

Фәнни-эзләнү яки иҗади эшнең

(әсәрләрнең исеме) күрсәтелә

Укучының

фамилиясе

исеме, әтисенең исеме, яше күрсәтелә

Шәһәр (район), мәктәпнең исеме (устав буенча), сыйныфы

Телефоны,

электрон адресы

 

 

Адрес,

индекс

Фәнни

җитәкченең

тулы исем-фамилиясе, вазифасы

Кирәкле техник чара

 

 

 

 

 

 

 

 



К списку новостей