Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Адоратского, д. 36А |
| Телефон: | +7(843)-521-87-88;+7(843)-522-55-88 |
| E-Mail: | G13.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №13" |
| Руководитель: | Галлямутдинова Лейсан Гарифзяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 411 учащихся, из них 29 иностранных граждан |
| У нас учат: | 24 |
Новости гимназии №13
“Тузмый торган бүләк” исемле китап презентациясе
Опубликовано: 12.10.201311 октябрь көнне Г. Тукай музеенда Сәйдә абыстай Аппакованың күптән түгел генә басылган “Тузмый торган бүләк” исемле китабының презентациясе булды. Сәйдә абыстай Аппакова күп еллар безнең гимназиядә гарәп телен һәм диннәр тарихын укытты. Кичәгә гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Садриева Х. Г. һәм Шагараева А. И. да Сәйдә абыстай өчен шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга килгәннәр иде. Татарстанның танылган абыстае әлеге китабына истәлек-хәтирәләрен, үгет-нәсихәтләрен туплаган.Биредә узган гасырның атаклы шәхесләре Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Исмәгыйль хәзрәт Мөштәри хакында гыйбрәтле һәм моңарчы телгә алынмаган фактлар, кызыклы язмалар урын алган. Икенче бүлектәге үгет-нәсихәтләре аша автор халкыбызның гасырлар буе туплаган күркәм гадәтләрне бәян итә. Татарыбызның яшәү рәвешендә үзәк урындагы әдәп-әхлакъ нигезләрен бүгенге көндә замандашларына китереп җиткерүне һәм гүзәл үрнәккә тоташтыруны максат итеп, милләтебезнең Ак әбие күп сорауларга җавап табырлык өстәл китабы әзерләгән.
К списку новостей













