Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Адоратского, д. 36А |
Телефон: | +7(843)-521-87-88;+7(843)-522-55-88 |
E-Mail: | G13.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №13" |
Руководитель: | Галлямутдинова Лейсан Гарифзяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 411 учащихся, из них 29 иностранных граждан |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
27.04.2021
В 3 А классе прошёл классный час посвященный ко дню рождения Г.Тукая! Учащиеся познакомились с биографией поэта, а также прочитали его произведения. Классный час завершился песней “Родной язык” написанный на слова Г. Тукая.
3 А сыйныфында Г. Тукайның туган көненә багышланган сыйныф сәгате узды. Укучылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, шулай ук аның әсәрләрен укыдылар. Сыйныф сәгате Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды. -
Гимназиядә шигырь бәйрәме 26.04.2021
Гимназиянең 1-11 сыйныф укучылары арасында Г.Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы турында искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Среди 1-11 классов гимназии прошел праздник поэзии, посвящённый 135 летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Ученики вспомнили биографию поэта, выразительно прочитали его стихи и показали театрализованные сценки по отрывкам из сказок и стихотворений.
-
26.04.2021
Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Шушы уңайдан 4а сыйныфында Г.Тукайның әсәрләре буенча викторина узды.
-
Г. Тукайның 135 еллыгына багышланган концерт 26.04.2021
26 нчы апрель көнне гимназиядә Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган зур концерт булды. Укучылар каршында Казан филармониясе артистлары чыгыш ясады.
26 апреля в гимназии состоялся большой концерт, посвященный дню Родного языка, празднику поэзии, 135-летию Г. Тукая. Перед учениками выступили артисты Казанской филармонии: народный артист Татарстана Фердинант Фатхи, заслуженный артист Республики Татарстан Сирина Зайнетдинова, лауреаты международных конкурсов Саида Мухамметзянова и Лейсан Сунагатова, руководитель концертной группы Раис Шакиров. На одной сцене с артистами выступили и наши ученики, они рассказали стихотворения Г.Тукая.
-
Бөек шагыйребезгә багышлап 26.04.2021
Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары арасында шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Иң яхшы рәсемнәрдән 1 катта күргәзмә оештырылды. 1-11 сыйныфларда интеллектуаль уеннар, квест-викториналар, сыйныф сәгатьләре узды.
В 1-11 классах прошли классные часы, интеллектуальные игры, квесты, посвященные 135-летию великого татарского поэта Г.Тукая. Среди 1-4 классов прошел конкурс рисунков по произведениям Г. Тукая. Лучшие работы были представлены на выставке в холле 1 этажа.
-
Халыкара олимпиадада катнашу 23.04.2021
20-23 нче апрель көннәрендә Казанда татар теленнән халыкара олимпиада булып узды. Әлеге зур бәйгедә гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучылары Кашапова Динә һәм Сабитова Миләүшә дә катнашты. Кызлар татар теле, әдәбият, Татарстан тарихы буенча олимпиада биремнәре үтәделәр, “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” дигән проект тәкъдим иттеләр. Өч көн дәвамында олимпиадада катнашучылар өчен күңелле һәм эчтәлекле чаралар оештырылды.
-
Истәлекле очрашу 21.04.2021
21 нче апрель көнне гимназиядә “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Роберт кызы Әбүдәрова белән истәлекле очрашу булды. Ландыш Әбүдәрова укучыларга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казандагы тормышы, шул чор иҗаты турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Иң актив укучыларга язучыдан бүләккә китаплар эләкте. Бу кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә укучыларга бик ошады. Язучы үзе дә әлеге җылы һәм истәлекле очрашудан бик канәгать калды.
-
по музеям Г.Тукая 17.04.2021
Учащиеся 2 А и 2 Б класса посетили видео-экскурсию по музеям Г.Тукая (д.Кырлай, г.Казань).
Цель. Ознакомление детей с культурно-историческим наследием Республики Татарстан на примере произведений Г.Тукая.
-
Рейтинговое голосование
16.04.2021
Об утверждении перечня объектов рейтингового голосования >>>>>
Объекты для голосования >>>>>
-
“Әлифба” бәйрәме 16.04.2021
“Әлифба” бәйрәме
Бүген гимназиябездә 1А һәм 1 Б сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм булды. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Табышмакларга җаваплар әйттеләр. Укучыларга уңышлары өчен диплом һәм медаль тапшырылды. Балалар киләчәктә яхшы укучылар булырга сүз бирделәр.
Сегодня в нашей гимназии был праздник, посвященный прощанию с первой книгой - «Азбукой». Ученики рассказали стихи, пели песни, разгадали загадки. За успехи награждены дипломом и медалью.