Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru; S29.Nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1463 учащихся |
У нас учат: | 89 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Мин татарча сөйләшәм 01.04.2019
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе Татарстанда ел саен үткәрелә торган чара. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 23 нче март көнне, әлеге акция 29 нчы гомуми белем бирү мәктәбендә дә үткәрелде. Акцияне оештыручылар укучылар, мәктәп фельдшеры, ашханә эшчеләре, вахтер, хезмәткәрләр бүлмәсен җыештыручылар белән аралашып, “Син татарча сөйләшәсеңме?” исеме астында сораштырулар үткәрделәр, “Мин татарча сөйләшәм!” логотибын, “Синең беренче 150 татар сүзең” сүзлекләрен тараттылар. Акциядә катнашучылар барысы да чарадан канәгать калдылар.
-
04.03.2019
«Фәндә-дебют» дип исемләнгән X Республика фәнни-гамәли конференциядә 6 нчы сыйныф укучысы Буранкова Айзиля (җитәкчесе: Якупова В.Б.) 2 нче дәрәҗәле Дипломга лаек дип табылды.
Айзиләне уңышлы чыгышы белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
21.02.2019
18 нче февральдә, Туган тел атналыгы кысаларында, 8 нче д сыйныфында (укытучы: Ризванова Ф.М.) укучыларда туган телгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан “Тел дигән дәрья” дип исемләнгән бәйге үтте. Укучылар ике командага бүленеп көчләрен сынаштылар. Төрле кызыклы биремнәр үтәп, кроссвордлар, ребуслар чишеп тапкырлыкларын, зирәклекләрен ачыкладылар. Танылган шагыйрьләребезнең туган тел турында язган шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге халкыбызның икенче гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
-
21.02.2019
Муса Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Легендар шагыйребезнең исеме - татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ. Ул милләтебезне бөтен дөньяга таныткан герой-шагыйрь.
2 нче б сыйныфында үткәрелгән (укытучы: Шәрәфиева Ф.М.) «Муса Җәлил безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чарада шагыйребезнең бөеклеге тагын бер тапкыр исбатланды. Балалар чарада бик актив катнаштылар, бөек шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырладылар, уйнадылар.
Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү өчен мондый чараларның әһәмияте бик зур.
-
21.02.2019
15 нче февраль көнне 4 нче Б сыйныфында (укытучы: Садриева Ә.Х.) “Телләр белгән-илләр гизгән” дигән темага дәрес-сәяхәт үткәрелде. Дәреснең максаты-туган телгә ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту.
Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә дә алыштыра алмый торган “әни”,”әти”,” әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Дәрестә укучылар Ш.Галиев, Ш.Маннур, Р.Миңнуллин, Б.Рәхмәт, В.Казыйхановның туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр; тел, белем турында мәкальләр әйтештеләр, җырлар җырладылар. Мондый чаралар укучыларны берләштерә, аларның иҗади сәләтләрен үстер
-
21.02.2019
8 нче в сыйныфында (укытучы: Әхмәтшина М.В.) “Каһарман шагыйрь” темасына дәрес-викторина үткәрде. Укучылар шагыйребез тормышына һәм иҗатына багышланган документаль мәгълүматлар белән таныштылар, тормыш иптәше Әминә һәм кызы Чулпанга багышланган хатларына күзәтү үткәрделәр. Дәрестә Муса Җәлилнең үлемсезлегенә тагын бер кат басым ясалды.
-
21.02.2019
Туган тел атналыгы кысаларында, 6 нчы б сыйныфында (укытучы: Якупова В.Б.) «Телебез-байлыгыбыз» темасына КВН уздырылды. Укучылар грамматик бәйгедә көч сынаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, сынамышлар әйтештеләр. Әлеге бәйгедән балалар да, жюри әгъзалары да, мөгаллимнәр үзләре дә бик канәгать калды.
-
21.02.2019
2 е сыйныфында үткәрелгән (укытучылары: Сәхәбиева Л.Р., Хәнәфиева Л.Ф.) “Муса Җәлил безнең күңелләрдә!” дип исемләнгән сыйныф сәгатендә укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, шагыйребез әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Сыйныф сәгатеннән укучылар эчкерсез елмаю, күтәренке кәеф белән чыктылар.
-
21.02.2019
Рус теле укучыларның сөйләм телләрен үстерү, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтү, татар теленә, сәнгатенә кызыксыну уяту, бер – береңә ягымлы булырга өндәү максатларыннан чыгып, 21 нче февраль көнне 6 нчы в сыйныфы укучылары (укытучы: Чевачина Р.В.) белән “Әкияттә кунакта” бәйрәме үткәрелде. Әкиятче бабай һәм кунаклар игътибарына сәхнәләштерелгән әкиятләр тәкъдим ителде. Укучылар үзләрен чын театр артистлары итеп таныттылар. Мондый чаралар укучыларны берләштерә, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
-
21.02.2019
4 а сыйныфында (укытучы: Шигапова Г.И.) “Тел белгечләре” темасына уен үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп, телебез буенча сорауларга җаваплар эзләделәр, концерт номерлары белән сөендерделәр, такмаклар әйтештеләр, командада эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр.
Укучылар бу дәрестән бик канәгать калдылар, йөзләреннән шатлык хисе китмәде.