Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Милли эшләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе
Опубликовано: 23.12.2015
2015 нче елның 22 нче декабрендә 14 нче лицей нигезендә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
Семинарның максаты - ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текст белән эшләүнең методлары һәм алымнарын күрсәтү.
Шул максаттан чыгып, семинар кысаларында 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдушова Р.Р., Әбуярова С.М., Сәйфуллина Л.З., Идиятова Р.М., Шмелева Л.Г. тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде; Нуртдинова Ч.М., Насыйрова М.С. үзләренең эш тәҗрибәләренә таянып, тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Семинарга йомгак ясап, Хәкимова В.Г., Насыйрова М.С. җитәкчелегендә “Күңелле тәнәфес” үткәрелде.
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары ачык дәресләргә һәм чыгышларга югары бәя бирделәр, укытучыларга иҗади уңышлар теләделәр.
Киңәшмәдә Аксакаллар шурасыннан Ганиев Мансур ага да чыгыш ясады. Ул мәктәпләрдә үткәрелеп килүче чараларның яшь буын өчен тәрбияви яктан мөһимлеген ассызыклап үтте.
Мәгариф идарәсенең укыту-методик яктан тәэмин итү бүлеге методисты Исмәгыйлева Р.Р. тарафыннан лицей администрациясенә чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерелде.
К списку новостей