• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6
Телефон: +7(855)-547-30-37
E-Mail: obraz.upr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ
Руководитель: Гарифуллин Айдар Хакимянович
У нас учатся: 34728
У нас учат: 2348

Новости

Сабан туе

Опубликовано: 08.06.2015

   29 нчы мәктәптә ел саен халкыбызның күркәм бәйрәмен - Сабан туен үткәрү матур традициягә әверелде. 29 нчы май көнне быел да әлеге бәйрәм гөрләп узды. Сабан туе “Ай, рәхмәт!” акциясе белән башланып китте. Гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, курайчылар төркеме белән берлектә микрорайонда бүләк җыю халыкны битараф калдырмады.
     Ә бәйрәмнең үзенә килгәндә, быелгы Сабан туе күпләрнең күңеленә хуш килде. Күркәм бәйрәмне 29 нчы мәктәп директоры Шакиров Равис Мөҗәһит улы башлап җибәрде. Сабан туе кунаклары – шәһәребез Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр Буханова Нина Федор кызы, Мостафин Рафис Минневәли улы, микрорайонның җирле үзидарә башлыгы Садыйкова Раилә Мөктәсим кызы халыкка рәхмәтләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
    Сәхнәдәге зур тамаша спорт мәйданчыкларындагы ярышлар һәм милли уеннар белән үрелеп барды. “Иң оста биюче” конкурсында Зөһрә Игнатьевна җиңүче дип табылса,  “Иң оригиналь җыр остасы”  бәйгесендә Рәсимә Хәбибулла кызына тиңнәр  булмады.  Гармунчылар үзләренең моңнары белән  тамашачыларның мәхәббәтен яуласалар, 29 нчы мәктәп укучылары  тагын бер тапкыр чын талант ияләре булуларын расладылар. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – милли көрәш башка еллардагыга караганда масштаблылыгы белән аерылып торды. 4 төрле категориядә 47 катнашучы арасында кызу көрәш барды.  III урынга берничә ел элек 29 нчы мәктәпне тәмамлаган, былтыргы Сабан туеның абсолют батыры Казаков Дмитрий чыкты, II урынны 9 нчы б сыйныфы укучысы Шитов Кирилл алды. Абсолют батыр исеменә 9 нчы г сыйныфы укучысы Дәүләтов Данияр лаек булды һәм әтәч белән бүләкләнде.


К списку новостей