Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Р. И. Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре
Опубликовано: 16.05.2015
2015 нче елның 13 нче маенда Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында Р. И. Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе узды. Тантанага “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре, “Кама таңнары” берләшмәсе, “Аксакаллар” шурасы әгъзалары, ветераннар, укытучылар, укучылар чакырылды.
Каләм тибрәтүчеләр бәйгесе Түбән Кама муниципаль районында 17 нче тапкыр үткәрелде, дистәдән артык ел дәвамында 1626 укучы катнашты. 2014-2015 нче уку елында 52 укучы жюри әгъзалары игътибарына иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган 13 эш сайлап алынды. Алдынгылар арасында җиңүчеләр, номинантлар билгеләнде. Менә алар:
I урын: Усманова Лилия, 33 нче мәктәп, җитәкчесе - Исмәгыйлева И. Г.;
II урын: Гәрәев Аяз, Кама Аланы 1нче урта мәктәбе, җитәкчесе – Гәрәева Г. Ш.;
III урын: Вәлиева Лилия, 19 нчы мәктәп, җитәкчесе – Сафиуллина В. Р.;
III урын: Галиев Алмаз, 6 нчы мәктәп, җитәкчесе – Галиева Г. И.
Номинацияләр:
“Иҗатка омтылыш”: Гыймранов Данияр, М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназия, җитәкчесе - Әгълиуллина С. Х.;
“Матурлыкка мәдхия”: Камалиева Алинә, Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия, җитәкчесе - Хаҗиева З. Г.;
“Әкият сөйлим сезгә”: Мөхәммәтшина Ландыш, 5 нче мәктәп, җитәкчесе - Шәйхиева Н. С.
К списку новостей