Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Абдулла Алиш эзләреннән
Опубликовано: 30.04.2015
Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау максатыннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясендә “Алиш эзләреннән” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Монда Татарстан Республикасыннан тыш, Пенза, Пермь һәм башка өлкә укучылары да катнашты.
Кама Аланы 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбеннән 2 укучы әлеге конференциянең финалына үтте һәм йомгаклау тантанасына чакырылды. 5 нче сыйныф укучысы Гәрәев Аяз (укытучысы Гәрәева Г.Ш.) “Әкиятләрдән олы тормышка” секциясендә лауреат, ә 6 нчы б сыйныфы укучысы Шаязданова Ләйлә (укытучысы Сәгыйрова Л.Ә.) “Шигърият бакчасында” дигән секциядә дипломант исеменә лаек булдылар.
Моннан тыш, укучылар бик зур галимнәр һәм Алишның туганнары белән дә аралашу бәхетенә иреште, бергәләп фотога да төште.
К списку новостей