Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Нәби Дәүли – үлемсез язучы
Опубликовано: 20.04.2015
2015 нче елның 17 нче апрелендә 21 нче урта мәктәпнең актлар залында Россия Федерациясендә Әдәбият елы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында язучы, публицист Нәби Дәүлинең тууына 105 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Кичәнең төп максаты - сугыш елларында яшәгән һәм иҗат иткән язучылар иҗатын искә төшерү, аларның батырлыгын мәңгеләштерү.
Чарада мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм 4, 8, 10 сыйныф укучылары катнашты. Кичәгә 20 нче микрорайон ветераннары, аксакаллар Шурасы, 38 нче китапханә хезмәткәрләре чакырылды.
Кичәдә язучының аянычлы тормыш еллары һәм иҗат юлы турында яңа белешмәләр презентация аша күрсәтеп барылды. Концлагерь тормышын чагылдырган “Яшәү белән үлем арасында” автобиографик әсәрдән өзекне 10 нчы сыйныф укучылары башкарды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары 2 тавышка башкарган “Солдатлар” җырын тамашачылар җылы кабул итте.
К списку новостей