Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа информацион технологияләр куллану”
Опубликовано: 18.03.2015
17нче апрель көнне 7нче гомуми белем бирү мәктәбендә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарларының семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарның темасы - “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа информацион технологияләр куллану”.
Семинар кысаларында Бәдретдинова А.Р., Сәйделова Ф.В, Гәрәева Э.Р., Гыйльманова Л.М., Зәйдуллина Э.Р., Әхмәтова Л.Т., Хәбибуллина Л.Т. ачык дәресләр күрсәттеләр; Камалова Г.Р., Хәмизова В.Т., эш тәҗрибәләренә таянып, бай эчтәлекле докладлар укыдылар.
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары ачык дәресләргә һәм чыгышларга югары бәя бирделәр, укытучыларга яңа иҗади уңышлар теләделәр. Мәгариф идарәсенең укыту-методик яктан тәэмин итү бүлеге методистлары Сабирова Г. М., Исмәгыйлева Р. Р. тарафыннан мәктәп администрациясенә чараны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерелде.
К списку новостей