• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6
Телефон: +7(855)-547-30-37
E-Mail: obraz.upr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ
Руководитель: Гарифуллин Айдар Хакимянович
У нас учатся: 34728
У нас учат: 2348

Новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республикакүләм семинар

Опубликовано: 03.03.2015

25 нче февраль көнне  9 нчы гомуми белем бирү мәктәбендә Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр  һәм ресурслар институты һәм  Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге белән берлектә   татар теле  һәм әдәбияты укытучылары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар    теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрүгә таләпләр”  темасына  республикакүләм семинар уздырылды.
     Семинарның беренче өлешендә 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары  тарафыннан   ачык дәресләр күрсәтелде. Семинарның төп кунагы, дәреслек авторы  Р.З. Хәйдәрова федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар  теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрүгә таләпләр  турында сөйләде, яңа кулланмаларына презентация ясады, мастер-класс үткәрде. Семинарның йомгаклау өлешендә  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.  Ачык чарада рус телле укучылар тамашачылар игътибарына татар телендә әби-бабаларыбызның, совет кешесенең батырлыгын,  фидакарьлеген  чагылдырган  шигырьләр, җырлар тәкъдим итте.  Семинарда Бөек Ватан сугышы ветераны Әгълиуллин Г. С. чыгышы тыңланды.
    Семинарда катнашучылар укытучыларның эшен югары бәяләделәр.


К списку новостей