Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Муса Җәлилгә багышланган тантана
Опубликовано: 16.02.2015
15нче февральдә Советлар Союзы Герое, ватанпәрвәр шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган тантана үткәрелде. Халык иҗаты йорты янында куелган һәйкәл каршына аның иҗатына битараф булмаганнар җыелды. Тантана барышында шәһәребезнең “Кама таңнары” һәм “Данко” әдәби берләшмәләре әгъзалары үзләренең ялкынлы шигырьләрен укыдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республика иҗтимагый оешмасының Түбән Камадагы бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы тантанага килгән Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия укучыларына рәхмәт җиткереп, Резеда Вәлиеваның “Шагыйрь турында җыр” китабын тапшырды. Чара барышында Илһам Хисмәтуллин һәм “Ләззәт” ансамбле башкаруындагы җырлар яңгырады.
К списку новостей