Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Язучы Илүсә Нәбиуллина белән очрашу
Опубликовано: 16.02.2015
Кеше гомере ниндидер очрашулар, югалту һәм табулар чиратыннан тора. Кайсыбер очрашулар эзсез генә онытыла, гамәл дәфтәреннән сызыла, ә кайсыберләре, хәтергә гомерлеккә уелып, сине тормыш сукмагыннан җылытып, озатып бара.
Шундый очрашуларның берсе 13 нче февраль көнне 19 нчы мәктәпнең актлар залында узды. Әлмәт шәһәреннән килгән язучы,алты китап авторы, 1990 нчы елдан бирле Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин премияләре лауреаты Илүсә Салих кызы Нәбиуллина килде. Автор кечкенәдән хикәяләр язган, район газеталарында да басылган. Илүсә Нәбиуллинаның әсәрләре телнең гомерен озайта торган саф халыкчан телдә язылганнар. Көлдерә дә, уйландыра да алар. Очрашуга аерым бер дулкынлану белән әзерләнгән укучылар тарафыннан өзекләр укылды, кызыксындырган сораулар бирелде. Кичәгә чакырылган кунаклар чараның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үттеләр.
К списку новостей