Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә ияреп
Опубликовано: 12.02.2015
Республикабызда 10 нчы ел рәттән уздырылып килүче “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 2015 нче елның 10 нчы февралендә 15 нче мәктәп базасында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры артистлары белән берлектә “Дөньяны Тынычлык яшәтә, яшәртә!” дип исемләнгән чара оештырылды. Бу чараны үткәрүнең максаты - татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, милләттәшләребезне, бигрәк тә яшьләрне, татарча аралашуга, милли-мәдәни байлыкларыбызны саклау һәм баету эшенә тарту, гражданлык хисе тәрбияләү.
Бәйгедә 11 нче, 15 нче, 16 нчы, 20 нче мәктәп укучылары катнашты. Укучылар зур теләк белән татар телендә бер-берсе белән аралаштылар. 16 мәктәп командасы җиңүче дип билгеләнде. Чарада катнашкан иң актив укучыларга акция билгесе төшерелгән мактау кәгазьләре, чынаяклар, магнит–календарьлар бүләк ителде.
К списку новостей