• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6
Телефон: +7(855)-547-30-37
E-Mail: obraz.upr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ
Руководитель: Гарифуллин Айдар Хакимянович
У нас учатся: 34728
У нас учат: 2348

Новости

«21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Опубликовано: 05.02.2015

2015 нче елның 28 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесендә “Дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә нигезләнеп, рус телле укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру юллары” темасына республикакүләм семинар үтте. Семинар эшендә Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләреннән 38 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәгариф идарәсе методисты Исмәгыйлова Р.Р., Татарстан Республикасының Мәгариф үсеше институты фәнни-методик лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, “Татарча да яхшы бел”укыту-методик комплексының авторы Нигъмәтуллина Рузалия Рәхмәтулла кызы катнашты.
Семинарда 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Максутова Р.И., Хәйруллина Ф.Г., Ибраһимова А.Р., Вафина Л.Р. “Татарча да яхшы бел “ укыту-методик комплексына нигезләнеп, ачык дәресләр күрсәттеләр. Мәктәпнең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.З. Хәсәншинаның “Коммуникатив компетенция формалаштыруда «Татарча да яхшы бел» укыту-методик комплексының роле”, педагог-психолог Г.Н. Пешехонованың “Роль учителя в формировании успешного ученика” темасына чыгышлары тыңланды.
Түгәрәк өстәл янында ишетеп аңлау (аудирование), укып аңлау күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү үзенчәлекләре турында эшлекле сыйләшү булды. Р.Р.Нигмәтуллина уен формасында дәресләрдә текст өстендә эшләү юлларына игътибарны юнәлтте.
Р.Р.Нигъмәтуллина укытучыларның ачык дәресләре, семинарның әзерлеге, үткәрү формасы, күтәрелгән проблемаларның актуальлеге, аларны чишү юлларын кызыклы итеп оештырылуын искәртте, семинар эшенә югары бәя бирде.


К списку новостей