Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Милли эшләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе
Опубликовано: 11.12.2014
10 нчы декабрь көнне 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен өйрәнүгә теләк тудыруның нәтиҗәле чаралары” дигән темага милли эшләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе узды.
Киңәшмә планы нигезендә 5 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары В. И. Мөхәммәтҗанова, Л. Р. Шәмсетдинова тарафыннан ачык дәресләр үткәрелде, 33 нче мәктәп укытучысы А. Ә. Нуруллина, тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан, әлеге темага доклад укыды. Чарада катнашучылар тәкъдим ителгән дәресләрне, чыгышны югары бәяләделәр.
Укучыларда толерантлык, патриотик хисләр тәрбияләү, татар теленә кызыксыну уяту максатыннан, “Сүрәкә” ансамбле катнашында «Балкып яшим гомер-гомергә» дип исемләнгән әдәби кичә куелды. “Сүрәкә” ансамбле әгъзасы, тыл ветераны Анастасия Тимофеевна Усачева укучылар игътибарына шигырьләрен тәкъдим итте, сугыштан соңгы катлаулы чордагы гыйбрәтле балачак хатирәләре белән уртаклашты.
К списку новостей