Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
«Лучший по профессии» республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе
Опубликовано: 30.04.20142014 нче елның 24 нче апрелендә Түбән Каманың 63 нче башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесендә VIII төрдәге белем алучы укучылар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Лучший по профессии» республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде. Оештыру комитеты Түбән Каманың 18 нче, 23 нче мәктәпләре һәм 63 нче башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе вәкилләреннән төзелде.
Бәйгенең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләр:
- эшче һөнәрен пропагандалау һәм аның абруен күтәрү;
- VIII төрдәге махсус коррекцион уку йортларының эшче һөнәрен алуга юнәлдерелгән сыйфатлы белем бирүен билгеләү;
- белем бирү процессында укучыларның активлыгын үстерүнең форма һәм методлар күптөрлелеген ачыклау, яңа технологияләр куллану;
- һөнәри белем алуга юнәлдерелгән белем бирү эчтәлеген камилләштерү, укучыларда эшче һөнәрен алуга кызыксыну уяту;
- белем бирүдә теоретик һәм практик өлешләрнең бәйләнешен ныгыту.
Бәйгедә Татарстан Республикасының VIII төрдәге 38 коррекцияле белем бирү учреждениесе катнашты. Шуларның 69 – укучылар, 57 се – укытучылар. Әлеге бәйгедә тегүче, столяр, штукатур һөнәрләре буенча төрле сынаулар оештырылды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче коллективларга «Ак-Барс Созидание» Банкы тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр булып Түбән Каманың 18 нче, Яр Чаллының 67, 68, 69 нчы, Уруссу, Казан шәһәренең 1 нче,11 нче, 61 нче мәктәпләре билгеләнде.
К списку новостей