Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Шәмсия Җиһангирова белән очрашу
Опубликовано: 18.04.2014
16 апрель көнне 19 нчы мәктәптә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе әдәби-драматик тапшыруларының өлкән мөхәррире Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу булды. Мәктәп укучылары Шәмсия Җиһангированың шигырльләрен укыдылар, аның сүзләренә язган җырлар яңгырады. Шагыйрә үз әсәрләрен сөйләп кенә калмады, ә тамашачыларны моңлы җырлары белән дә сокландырды. Аның укучылар һәм кунаклар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплары телебезнең, халкыбызның язмышы турында уйланырга тагын бер көчле этәргеч булды.
Кичәне оештыруга “Илһам” студиясе артистлары, 1 нче гимназиянең “Тамчылар” бию ансамбле, 23 нче агросәнәгать көллияте хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте.
Шәмсия Җиһангирова белән очрашу залдагы һәрбер тамашачының күңелендә җылы хис калдырды.
К списку новостей