Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республикакүләм семинары
Опубликовано: 31.01.202031 нче гыйнвар көнне Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия нигезендә Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Минзәлә,Тукай, Түбән Кама муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең туган тел һәм әдәбияты укытучылары зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарга ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Гыйзатуллина Э.Х., ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гыйниятуллина Л.М. һәм районнарның милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, татар гимназия, мәктәпләренең директор, укытучылары, шулай ук шәһәребезнең ветеран укытучылары килде. Семинарның беренче өлешендә 1,2,32 нче гимназия, 27,31,33 нче мәктәп, 35 нче лицей һәм сәнгать мәктәбе укытучылары мастер-класс, дәрес, ачык чара күрсәтелде һәм килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Семинарның икенче өлешендә, киңәшмәдә, төп сорау — туган телләрне укыту буенча һәм дәреслекләр турында булды
К списку новостей