Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 33020 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Түбән Кама муниципаль районында “Татарча диктант” акциясе
Опубликовано: 29.10.201827 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең 15нче мәктәбендә һәм Түбән Кама муниципаль районы авыл мәктәпләрендә “Татарча диктант” акциясе узды. “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибар арттыручы белем бирү акциясе.
Акциядә катнашучыларга халкыбызның рухи тормышында һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы шәхесебез Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән өзекне шәһәребезнең тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе, шагыйрә, 4 китап авторы Ралия Кәримова һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәймарданова укыды. Әлеге акциядә укытучылар, укучылар һәм барлык теләк белдергән милләттәшләребез катнашты. Аларның саны 270кә җитте.
Диктант нәтиҗәләре һәм катнашу хакында таныклык diktant.tatar сайтына 30 ноябрьгә кадәр урнаштырылачак.
К списку новостей