• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6
Телефон: +7(855)-547-30-37
E-Mail: obraz.upr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ
Руководитель: Гарифуллин Айдар Хакимянович
У нас учатся: 33020
У нас учат: 2348

Новости

Р. И. Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре

Опубликовано: 25.05.2018

Әдәбият өлкәсендә яшь талантларны үстерү, аларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итү - милли мәгарифнең бурычы. Шул максаттан, шәһәребездә 1998  нче елдан бирле Р.И. Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесе үткәрелеп килә.  20 ел эчендә каләм тибрәтүчеләр бәйгесендә 1781   укучы катнашты.  2017-2018 нче уку елында жюри әгъзалары игътибарына  42 эш кабул ителде.  Җиңүчеләрне  “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, укытучылар составындагы мәртәбәле жюри  билгеләде.
2018 нче елның 25 нче маенда И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Р. И. Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе узды. Тантанага шәһәр администрациясе вәкилләре, “Кама таңнары” берләшмәсе, Аксакаллар шурасы әгъзалары, ветераннар, мәктәп директорлары, укытучылар, укучылар чакырылды. 
Йомгаклау кичәсендә җиңүче укучылар тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Шулай ук иҗат бәйгесендә катнашучы укучылар да игътибарсыз калмады. Барлык укучыларга Р. И. Вәлиев тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Р. Исмәгыйлевич бәйгене оештыручыларга, конкурсантларның җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен белдерде.
Призлы урынга ия булучы укучылар:
I  урын: Шакирянова Камилла, 7 нче мәктәп;
II урын: Гыйниятуллин Ильяс, 35 нче лицей;
III урын: Әхмәтова Алия, Зур Афанас мәктәбе;
Номинацияләр:
“Тәүге адымнар”: Бариев Булат, 6 нчы мәктәп;
“Өметле каләм”: Бәхтиев Тимур, 14 нче лицей;
“Үткен каләм”: Гыймранова Диләрә, 27 нче мәктәп;
“Иҗатка омтылыш”: Гәрәев Аяз, Кама Аланының 1 нче мәктәбе;
“Шигъри тәлгәшләр”: Егоров Айнур, 24 нче лицей;
“Илһамият”: Зәкиуллин Инсаф, 33 нче мәктәп;
“Шомбай варислары”: Нәбиев Рушан, 15 нче мәктәп;
“Күпкырлы талант иясе”: Нуруллин Айнур, 29 нчы мәктәп;
“Иҗатка омтылыш”: Нестеров Александр, 10 нчы мәктәп;
“Бәллүр каләм”: Рәхмәтуллина Эльмира, 8 нче мәктәп;
“Әкият сөйлим сезгә”: Сәйфуллина Камилә, 25 нче гимназия;
“Тылсымлы каләм”: Фәсхетдинова Диләрә, М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназия;
“Игелекле бала”: Фәйзуллина Эльвина, Шәңгәлче мәктәбе;
“Гаделлеккә мәдхия”: Шәмсетдинов Альберт, 11 нче мәктәп.


К списку новостей