Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Белем бирү киңлегендә мәдәниятләр диалогы
Опубликовано: 08.12.2017
8 нче декабрь көнне Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында “Белем бирү киңлегендә мәдәниятләр диалогы” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-практик конференция үткәрелде.
Конференциягә Татарстан Республикасы мәгариф идарәләренең милли мәсьәләләр буенча методистлары, балалар бакчалары мөдирләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, төрле фән укытучылары чакырылды. Конференция барышында балаларга мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри, өстәмә белем бирү системаларында поликультур белем бирүдә фәнни һәм практик тәҗрибә белән уртаклашу оештырылды. Поликультур белем бирү яссылыгында толерант шәхес тәрбияләү, күпмилләтле дәүләт шартларында социаль тотнаклылыкны саклау, милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга мөһим урын бирелде. Конференциядә Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Г.М. Сабирова, И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның милли бүлек мөдире Ф.М. Зиновьева, 14 нче лицейның тарих укытучысы С.А. Иванов, 93 нче балалар бакчасы мөдире Г.И. Лотфуллина катнашты.
К списку новостей