Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Белем бирүдә яңа технологияләр куллану
Опубликовано: 01.12.2017
Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Мәгълүм булганча, 2016-2017 нче уку елында 31 нче мәктәп нигезендә Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен өйрәнү буенча педагогик остаханә эше оештырылды. Остаханәдә 40 укытучыны 31 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, акмеолог Р.Ә. Шәйхетдинова технология теориясе һәм практикасы белән таныштырды.
2017-2018 нче уку елында әлеге технологияне белем бирү системасында куллануны активлаштыру, барлык укытучыларны да җәлеп итү максатыннан, технологияне үзләштергән укытучылардан тьюторлар билгеләү нияте белән, 40 укытучының дәресләрен өйрәнү максат итеп куелды. Ачык дәресләрне комиссия игътибарына М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укытучысы Л.М. Сөнгатуллина, Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназия мөгаллиме Ф.М. Шәймәхәмәтова, 13 нче гимназия-интернат укытучысы Д.В. Камалиева тәкъдим итте. 22 нче ноябрь көнне 14 нче лицейда Э.Ф.Мифтахованың ачык дәресе каралды. Иҗади үсеш технологиясенә корылган дәресләр комиссия әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
К списку новостей