Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе
Опубликовано: 28.11.2017
28 нче ноябрь көнне 14 нче лицейда милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе үткәрелде. Көн тәртибендә туган тел һәм әдәбият фәннәрен укытуга мөһим урын бирелде. Киңәшмәдә урынбасарлар игътибарына 2017 нче елның 23 нче ноябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән видео конференция материаллары тәкъдим ителде. Туган тел һәм әдәбият фәннәрен укытуда мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәренә нигезләнүгә басым ясалды. Аерым игътибар милли олимпиадаларга әзерлеккә, Түбән Кама муниципаль районында “Иң яраткан фән – туган тел (татар теле) дәресе” проектын тормышка ашыруны дәвам итүгә бирелде. Туган тел һәм әдәбият укытуда инновацион технологияләр куллануның мөһимлеге ассызыкланды. 2016-2017 нче уку елында Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен үзләштергән 30 укытучының видео дәресләрен өйрәнү, 10 мөгаллимнең ачык дәресен карау мәсьәләләре каралды. Шулай ук татар телен өйрәнүдә “Ана теле” онлайн-мәктәбендә белем алучы укытучылар, укучылар уку торышы хакында, аларны активлаштырырга кирәклеге турында әйтелде.
Чираттагы сорауларның берсе булган “Ел укытучысы - 2018” бәйгесендә катнашуга күрсәтмәләр, тәкъдимнәр бирелде.
Киңәшмәдә татар телендә бастырыла торган газета-журналларга язылуның зарурлыгы ассызыкланды.
К списку новостей