Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
31 нче мәктәптә үткәрелгән республикакүләм семинар
Опубликовано: 14.04.2017
14 нче апрельдә Түбән Кама муниципаль районының 31 нче мәктәбендә, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә, «Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча белем һәм тәрбия бирүнең теория һәм практикасы» дигән темага республика семинары үткәрелде. Семинарның максаты: Ә.З.Рәхимов иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, белем бирү процессын оештыруда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыкларын үстерү.
Семинарда Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Тукай муниципаль районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм ЧДПУның татар теле, әдәбияты һәм аларны укыту методикасы кафедра доценты, филология фәннәре кандидаты Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызы, Ә.З.Рәхимов технологиясе буенча дәреслек авторы, Яр Чаллы шәһәрендәге 30нчы мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәншина Резедә Гатаулла кызы да катнашты.
Семинар барышында 6 дәрес һәм 2 мастер-класс күрсәтелде. Алар кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Шулай ук “Иҗади үсеш технологиясенең теориясе һәм практикасы” дип исемләнгән Түбән Кама муниципаль районы укытучыларының педагогик остаханәсенә йомгак ясалды.
К списку новостей