Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Безнең уңышларыбыз
Опубликовано: 27.03.2017
Укытучы хезмәтенең асылын бер сүз белән генә ачу мөмкин түгел. Бу һөнәр – тынгысызлык, бертуктаусыз эзләнү, үз-үзеңә таләпчән булу, көндәлек тырышлык дигән сүз.
Педагогның компетентлы, үз эшенең остазы булуы төрле дәрәҗәдә үткәрелгән бәйгеләр нәтиҗәләре белән билгеләнә. Татарстан Республикасында беренче тапкыр үткәрелгән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсында 27 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Александрова Алсу Исмәгыйль кызы финалга үтте, “Иҗади укытучы” номинациясендә җиңүче дип билгеләнде. Ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә 34 нче гимназия-интернат укытучысы Леонтьева Татьяна Николай кызы III дәрәҗәле дипломга лаек булды.
Хөрмәтле мөгаллимнәребез, Сезне һөнәри өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешүегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телибез!
К списку новостей