Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Төбәкара семинары
Опубликовано: 20.12.2016
Һәрдаим үзгәреп торучы дөньяда төрле юнәлештә белем алучы, тоткан кыйбласына туры баручы яшь буын тәрбияләү бүгенге заман мәктәбенең беренчел бурычы санала. Шуларны истә тотып, 20 нче декабрьдә М. Җәлил исемендәге 1 нче һәм Б. Урманче исемендге 2 нче гимназияләрдә Төбәкара семинар-практикум үткәрелде. Семинарга Татарстан Республикасының Алабуга, Менделеевск, Зәй шәһәрләреннән, Тукай, Яңа Чишмә районнарыннан методистлар, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар чакырылды.
Тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан, гимназия педагоглары 1-6 нчы сыйныфларда ачык дәресләр үткәрде. 27 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы мастер-класс күрсәтте. Яңа Чишмә районы укытучысы доклад укыды. Семинарга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Мәгариф үстерү институтының милли лабораториясе методисты, педагогика фәннәре кандидаты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы үткәрелгән дәресләргә тирән анализ ясады, тәкъдимнәр белдерде, заман дәресенә куелган таләпләр хакында сөйләде.
Семинар-практикум эшлекле оештырылды һәм килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
К списку новостей