Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
Опубликовано: 09.12.2016
Заманында күренекле язучыбыз Г.Ибраһимов болай дигән: “Күп белдерергә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү, мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.” Бу фикерләр бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырый.
9 нчы декабрь көнне шәһәребезнең 29 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә системалы эшчәнлеккә корылган дәрес оештыру” темасы буенча үткәрелгән семинар шуның ачык мисалы булып тора.
Семинарда 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы тарафыннан заман таләпләренә туры килә торган ачык дәресләр күрсәтелде. Ачык дәресләр, нигездә, рус төркемнәрендә үткәрелде. Килгән кунаклар дәресләрдә рус телле укучыларның теләп катнашуларын, аралашу ситуацияләрендә актив җавап бирүләрен билгеләп үттеләр. Татар телендә белем алучы балалар өчен үткәрелгән дәресләрдә, укучыларга якын килеп, камил һәм иҗади фикерләүче шәхес тәрбияләүнең уңышлы якларын ассызыкладылар.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: без кайсы гына заманда яшәсәк тә, укытучының төп максаты – шәхес тәрбияләү, аңа терәк булу, аны ачу һәм үстерү.
К списку новостей