Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары остаханәсе
Опубликовано: 28.10.2016
28 нче октябрь көнне 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә рус телле төркемнәрдә эшләүче укытучыларның педагогик остаханәсе үзенең беренче утырышын үткәрде. Бу педагогик остаханәнең максаты - 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына сыйфатлы әзерлекне оештыру. Остаханә утырышында шәһәр һәм район мәктәпләреннән 70 тән артык укытучы катнашты.
Утырышта укучыларны тест башкаруга әзерләү буенча эшлекле сөйләшү уздырылды. Рус телле укучылар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларның шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе Насыйбуллина Д.Ф. педагогларны остаханәнәнең максаты, бурычлары, эш планы белән таныштырды. Үз чыгышында ул шулай ук БРТ биремнәренә күзәтү ясады, быелгы уку елында кертелә башлаячак телдән сөйләмне тикшерү күнегүләренә аерым басым ясады. 8 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Ногманова Г.Ф. БРТ бланклары, аларны дөрес тутыру кагыйдәләре турында чыгыш ясады. Галина В.М. БРТ биремнәренең берсе булган шәхси хат язу буенча чыгыш ясады. Утырыш эшен йомгаклап, мәгариф идарәсенең укыту-методик яктан тәэмин итү бүлеге методисты Сабирова Г.М. чыгыш ясады, укытучыларның сорауларына җавап бирде.
К списку новостей