Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Бердәм республика тестларына әзерләнәбез...
Опубликовано: 28.10.2016
Мәгариф идарәсе тәкъдиме белән, 9 нчы сыйныфларда эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм йөзеннән, икенче ел инде шәһәребездә остаханә (педмастерская) эшләп килә. Остаханәнең беренче утырышы 28 нче октябрьдә 27 нче мәктәптә үтте.
Көн тәртибендә каралган сораулар:
1.Оештыру эшләре.
2. Норматив документлар өйрәнү. Фән һәм мәгариф министрлыгы, мәгариф идарәсе боерыкларын өйрәнү.
3.22 нче код буенча бланкларны тутыру.
4.БРТ әзерләнү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Утырышта 27 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗетдинова З.З. эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, укытучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Остаханәне укытучы Габдуллина К.Т. алып барды, көн тәртибендәге 1-3 нче сораулар буенча чыгыш ясады.
Укытучылар 9 нчы сыйныф укучылары язган 2 сочинениене (21.1. нче бирем) бергәләп тикшерделәр, бәяләү нормалары белән таныштылар.
К списку новостей