Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен өйрәнү
Опубликовано: 14.10.2016
13 нче октябрь көнне 31 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясенә корылган беренче педагогик укулар үткәрелде.
Яңа стандартларның иң мөһим таләбе – белемнәрне үзләштерү процессын укучыларның үз эшчәнлекләре нигезендә оештыру. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Иҗади үсеш технологиясе нәкъ әнә шул юнәлештә эшли, укытучыга дәрестә балаларның уку эшчәнлеген оештыруга зур мөмкинлекләр бирә.
Шәһәр мәктәпләреннән җыелган 46 укытучы өчен әлеге технологиянең асылы теоретик һәм практик белемнәр аша ачылачак. Педагогик остаханәнең эше айга ике тапкыр оештырылачак, укулар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
К списку новостей