Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август конференциясе кысаларында секция утырышы
Опубликовано: 18.08.2016
18 нче август көнне М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре утырышы үткәрелде.
Көн тәртибендә 2015-2016 нчы уку елына кыскача анализ ясалды. 31 нче мәктәп укытучылары Шәйхетдинова Рәфидә Әслах кызы, Бәдгыева Эльза Данияз кызы Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен дәресләрдә куллану тәҗрибәсе белән таныштырды. 26 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Эльвира Азат кызының “Укытучы һәм укучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары” доклады тыңланды. Шулай ук Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Мөхиярова Рәзинә Хәбибрахман кызы яңа технологияләр куллану юллары белән уртаклашты.
Секция утырышына йомгак ясап, иң мөһим мәсьәләләрне исәпкә алып, 2016-2017 нче уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде, карар чыгарылды.
К списку новостей