Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
“Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең гала-концерты
Опубликовано: 04.05.2016
29 нчы апрель көнне Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең гала-концерты үткәрелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе, Аксакаллар шурасы әгъзалары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, укучылар катнашында узды. Гала-концертта җиңү яулаган коллективлар чыгышы тыңланды, алар Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорт комплексы директоры Ганиев Рөстәм Мәҗит улы тарафыннан бүләкләнде. I урынга лаек булган хор төркемнәренә (7 нче мәктәп, 14 нче, 35 нче лицейлар) акчалата премияләр тапшырылды. Бәйге шарты нигезендә әлеге премия хисабына милли киемнәр тектереләчәк.
Бәйгене әзерләүдә зур тырышлык күрсәткән Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия җитәкчесе Азизов Р.М., директор урынбасарлары Минһаҗева А.Ф., Яковлева Р.Т., педагогларга, чыгыш ясаучы укучыларга Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе рәхмәтен белдерә.
К списку новостей