Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышы
Опубликовано: 05.03.2016
4 нче март көнне 28 нче мәктәптә 9 нчы сыйныфларда белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышы узды. Максат – укытучыларны 2016 нчы елның 10 нчы февралендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән оештырылган сынап карау рәвешендәге тест эше нәтиҗәләре белән таныштыру. Утырышта Югары Чаллы мәктәбе укытучысы Шәймәрданова М.Г. татар мәктәпләрендә, сыйныфларынды белем алучы укучылар нәтиҗәләре белән таныштырды. Татар төркемнәре буенча 27 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина К.Т. чыгыш ясады, рус төркемнәрендә укучы балаларның күрсәткечләрен 8 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Д.Ф. таныштырды. Шулай ук 9 нчы сыйныфта эшләүче укытучыларга бердәм республика тест эшенә әзерләү буенча киңәшләр бирелде.
Утырышта укучылар эшләрен тикшерүче комиссия составындагы укытучылар эшчәнлеге билгеләп үтелде, комиссия председательләренең (чыгыш ясаучылар) эше югары бәяләнде.
К списку новостей