Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
35нче лицейда “Халыклар Дуслыгы” фестивале
Опубликовано: 20.02.2016
2016 нчы елның 18 нче февралендә 35нче лицейда Халыкара Туган тел көненә һәм шәһәребезнең 50 еллык юбилеена багышланган “Халыклар Дуслыгы” фестивале үткәрелде. Фестивальдә лицейның 14 сыйныфы катнашты. Алар 14 милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, уен-биюләрен, милли киемнәрен күрсәттеләр, җырларын башкардылар, милли ашларын тәкъдим иттеләр. Бәйрәмгә Түбән Кама шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында эшләп килүче украина җәмгыяте вәкиле Гусева Вера Алексей кызы чакырылды. Тамашачылар игътибарына Вера Алексеевна украин телендә шигырьләр сөйләде.
Бәйрәмне әзерләүдә ата-аналарның катнашуы чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Үткәрелгән фестивальдән укучылар да, ана-аналар да, килгән кунаклар да бик канәгать калдылар.
К списку новостей