Управление образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-547-30-37 |
E-Mail: | obraz.upr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ |
Руководитель: | Гарифуллин Айдар Хакимянович |
У нас учатся: | 34728 |
У нас учат: | 2348 |
Новости
Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 19.02.2016
19 нчы февраль көнне 29 нчы мәктәп нигезендә Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә шәһәребездә эшләп килүче 11 милли җәмгыять оешмасы, Аксакаллар шурасы әгъзалары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре, “Туган як”, “Нижнекамская правда” газета хезмәткәрләре, белем бирү оешмалары педагоглары, укучылар, әти-әниләр катнашты.
29 нчы мәктәп коллективы әлеге чараны оештыруда, үткәрүдә зур тырышлык күрсәтте. Кичәгә әзерлектә 1 нче, 2 нче, 3 нче, 5 нче, 6 нчы, 9 нчы, 10 нчы, 16 нчы, 20 нче, 26 нчы, 28 нче мәктәпләр, 2 нче, 13 нче, 25 нче, 32 нче, 34 нче гимназияләр зур өлеш кертте.
Туган тел көненә багышланган чара тамашачылар күңеленә хуш килде, җанга күтәренке рух өстәде.
К списку новостей