Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Алтынчэч» с. Верхние Челны» Нижнекамского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский район, с.Верхние Челны, ул.Молодежная, д.15. |
| Телефон: | +7(855)-544-51-71 |
| E-Mail: | DouAltyn.Vchelny.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Алтынчэч" с. Верхние Челны" НМР РТ |
| Руководитель: | Минниханова Румия Гайнелхаковна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Ежедневник новостей
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халкым мирасы 19.02.2025

Әби-бабаларыбыздан сакланып калган әйберләр белән таныштыру, татар халык әйберләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, балалар бакчасында урнашкан музейда булдык. Музейда булган элеккеге әби-бабаларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары белән якыннан таныштык.
-
Милли уеннар 17.02.2025

Көндәлек тормышта татар халкының җырлы-биюле уеннарының әһәмияте бик зур. Балалар рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булып үссен өчен кече яшьтән алар белән уеннар уйныйбыз. Бүген балалар белән“Чума үрдәк, чума каз”, "Түбәтәй" һәм "Йөзек салыш" уеннарын уйнадык.
-
Әкияттә кунакта 10.02.2025

“Әкияттә кунакта” дигән әдәби викторина үткәрелде. Дөнья халыклары әкиятләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына нәниләр дөрес җавап бирделәр. Аннары бергәләп “Ни өчен песи белән эт бер-берсенә дошман булганнар?” әкиятен карадылар.
-
Год защитника Отечества 09.01.2025

Год защитника Отечества 2025 – это не просто календарная дата, а символ национального единства и патриотизма. Это выражение глубокой признательности тем, кто защищал и продолжает защищать суверенитет и безопасность нашей страны. Важно помнить, что патриотизм — это не только слова, но и действия, которые мы можем предпринять для поддержки наших героев! Укрепляя любовь к Родине, мы создаём будущее, полное гордости и уверенности в завтрашнем дне.Это подчёркивает глубокую связь между семейными ценностями и героическим служением Родине. Год семьи, который был посвящён вопросам демографии и поддержке материнства, заложил основу для будущего. А Год защитника Отечества станет ярким и важным событием, которое подчеркнёт заслуги тех, кто защищал и защищает эту основу.
-
Хезмәт тәрбиясе 04.12.2024

Балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү ата-аналарның һәм өлкәннәрнең бурычларыннан берсе булып тора. Хезмәт сөючәнлек-тормышта уңышлы үсешкә һәм үз-үзеңне тормышка ашыруга ярдәм итә торган сыйфат ул. Балада хезмәт сөючәнлек тәрбияләү өчен уңай шартлар тудырырга, аңа хезмәт һәм тырышлык белән бәйле күнекмәләр һәм кыйммәтләр тәрбияләргә кирәк. Менә без дә балалар белән өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәнәбез. Балалар бу эшне бик теләп башкаралар. Балаларны хезмәттә тәрбияләү- ата-аналарның һәм өлкәннәрнең бурычларыннан берсе. Хезмәт-тормышта уңышлы үсешкә һәм үз-үзеңне тормышка ашыруга ярдәм итә торган сыйфат. Балада хезмәт үссен өчен уңай шартлар тудырырга, аңа хезмәт һәм тырышлык белән бәйле күнекмәләр тәрбияләргә кирәк.
-
Татарстан Республикасы флагы көне 29.11.2024

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы флагы көне билгеләп үтелә. Балалар белән тематик әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы флагының тарихы, төсләрнең әһәмияте, дәүләт символларының мөһимлеге белән таныштылар. Ә чара азагында балалар "Безнең Республика флагы" рәсемнәрен ясадылар
-
Әниләр көне 22.11.2024

Әни - дөньяда иң якын, иң яраткан кеше. Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый.Безнең дә балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйлэделәр, җырлар җырладылар һәм үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Безнең максатыбыз-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.
-
Вниманию родителей!!!
08.11.2024
«Мама знает! Пора говорить»- онлайн курс, позволяющий родителям,воспитывающим детей раннего возраста, не только самостоятельно распознать задержку речевого развития на ранних этапах, но и стимулировать нормативное речевое развитие ребенка, а в сложных случаях - не пропустить сроки обращения за помощью. https://stepik.org/course/210767/promo"Мама знает!" - онлайн-курс для родителей по распознаванию тенденций речевого развития ребенка от рождения до пяти лет. https://stepik.org/course/78471/promo
-
Сөмбелә бәйрәме 31.10.2024

Бүген безнең балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән әби балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады
- Возобновление деятельности МБДОУ "Детский сад "Алтынчэч" с.Верхние Челны" НМР РТ 08.07.2024










