Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Алтынчэч» с. Верхние Челны» Нижнекамского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский район, с.Верхние Челны, ул.Молодежная, д.15. |
| Телефон: | +7(855)-544-51-71 |
| E-Mail: | DouAltyn.Vchelny.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Алтынчэч" с. Верхние Челны" НМР РТ |
| Руководитель: | Минниханова Румия Гайнелхаковна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Ежедневник новостей
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Внимание! Важная информация! 20.05.2025

В современном мире мошенничество стало широко распространенной проблемой, которая может затронуть каждого из нас. Мошенники постоянно совершенствуют свои методы и стремятся обмануть доверчивых граждан. Чтобы не стать жертвой мошенников, необходимо знать основные приемы и принимать меры по их предотвращению.
Важно помнить, что лучший способ защитить себя от мошенников — это образование и бдительность. Будьте критическими к информации, которую получаете, и не стесняйтесь задавать вопросы и искать дополнительную информацию. Если у вас возникли подозрения, лучше перепроверить информацию, обратившись непосредственно в официальные источники.
Следуя этим простым советам, вы сможете снизить риск попадания в ловушку мошенников и сохранить свои финансы и личные данные в безопасности. Помните, что ваше превентивное действие может остановить мошенников и защитить вас и ваших близких от потери средств и неприятных последствий.
-
Җиңү тәрәзәләре 07.05.2025

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бөтен Россия буенча «Җиңү тәрәзәләре» акциясе старт алды. Безнең балалар бакчасы да әлеге акциядэ катнашты. Тәрәзәләрне тынычлык күгәрченнәре, салют белән бизәдек. Бу акциягә кушылып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без чын күңелдән геройларны котлыйбыз һәм аларга “РӘХМӘТ!” әйтәбез.
-
Геориевская ленточка 06.05.2025

Җиңү Көненең 80 еллыгы алдыннан бөтен ил буйлап "Без хәтерлибез!” дигән девиз астында “Георгий лентасы” акциясе старт алды. Бу чараның максаты - яңа буынга сугышта җиңүнең ничек яуланганын, без кемнәрнең варислары, кемнәр белән горурланырга, кемнәрне истә тотарга тиеш икәнне төшендерү. Балалар Георгий тасмалары өләштеләр һәм сугыш ветераннарына рәхмәтләрен, батырлыклары өчен горурлыкларын белдерделәр. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны, батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген тасмаларны кабул иткән вакытта да һәркем Бөек Ватан сугышында үз иленең якты киләчәге өчен канын түккән горур солдатларыбызны искә алгандыр.
-
Китап көне 02.04.2025

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар өчен язылган китаплар киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укуга кызыксыну, сакчыл караш кече яшьтән үк тәрбияләнә.
Безнең балалар бакчасында балалар өчен китаплар бик күп.Без һәрдаим китаплар укырга, аларның рәсемнәрен карарга яратабыз.
-
Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы 01.04.2025

Балалар белән бергәләп арпа ,бодай,борчак , укроп орлыклары чәчтек, суган,помидор ,борыч утырттык. Аннан соң, дежурлар билгеләп, һәр көнне тиешле күләмдә генә су сиптек. Орлыкларның тишелеп чыгуын һәр көнне кызыксынып көттек. Яшел суганны җыеп алып, ашка турадык. Көн саен иртән килгәч, балалар үсентеләрнең ничә яфрак чыгарганын кызыксынып карадылар.
Балаларның кызыксынучанлыклары, җаваплылык хисләре артты. Үсентеләрнен үсеп киткәннәрен күреп, бергәләп куандык. Җылы кояш нурлары, су тиешле дәрәҗәдә булса, нәни үсентеләргә яратып карасак, алар әйбәт үсә, дигән нәтиҗәгә килдек. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчабызга соклану хисләре туды. Бакчада әти–әниләргә, әби-бабайларга ярдәм итү теләге уянды. -
1 апрель - Халыкара кошлар көне. 01.04.2025

1 апрель - Халыкара кошлар көне.
Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
-
Театр көне 27.03.2025

27 март - театр көне! Театраль эшчәнлек – балалар иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында театр көне узды! Балалар театр атрибутларын һәм әкият персонажларының төрле костюмнарын кулланып, халык әкиятләре буенча драматизация уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар. Театр артисты булу һәр балага да ошады -
Постановление № 227 от 03.03.2025года О закреплени дошкольных образовательных организаций за конкретными территориями НМР. 21.03.2025

-
Китапханәдә кунакта 11.03.2025

Балалар белән китапханәдә кунакта булдык. Китапханә мөдире Рәсилә Зиннатуллина балаларны Лилия Исхакованың "Бану һәм кошчык" китабы белән таныштырды. Дуслык бер яклы гына була аламы? Чын дуслык ул нәрсә? Бу китапта Бану әнә шул сорауларга җавап табачак. Ул ярдәмгә мохтаҗ кошчыкка булышырга теләп, аны өенә алып кайта, дәвалый һәм кошчыкны үзенең дусты булырга мәҗбүр итә. Тик мондый "дуслык" Бану теләгәнчә генә барып чыкмый.
"Кем җитез?", "Әйберне танып бел!" уеннарын яратып уйнадык. Балалар үзләре теләгән кошларны сайлап алып бик тырышып, матур итеп буяп та куйдылар. -
Наше мнение 04.03.2025

Вы можете оставить мнение о нашей организации. Чтобы оценить условия осуществления образовательной деятельности наведите камеру Вашего телефона и отсканируйте QR-код. Перейдя по ссылке https://bus.gov.ru/qrcode/rate/260208?agencyId=132990 ,
Вы сможете оценить условия осуществления образовательной деятельности:
- открытость и доступность информации об организации
- комфортность условий осуществления образовательной деятельности
- доброжелательность, вежливость работников
- удовлетворенность условиями осуществления образовательной деятельности
- доступность образовательной деятельности для инвалидов, оставить отзыв










