Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Алтынчэч» с. Верхние Челны» Нижнекамского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский район, с.Верхние Челны, ул.Молодежная, д.15. |
Телефон: | +7(855)-544-51-71 |
E-Mail: | ds.altynchel@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Алтынчэч" с. Верхние Челны" НМР РТ |
Руководитель: | Минниханова Румия Гайнелхаковна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
-
Хезмәт тәрбиясе 04.12.2024
Балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү ата-аналарның һәм өлкәннәрнең бурычларыннан берсе булып тора. Хезмәт сөючәнлек-тормышта уңышлы үсешкә һәм үз-үзеңне тормышка ашыруга ярдәм итә торган сыйфат ул. Балада хезмәт сөючәнлек тәрбияләү өчен уңай шартлар тудырырга, аңа хезмәт һәм тырышлык белән бәйле күнекмәләр һәм кыйммәтләр тәрбияләргә кирәк. Менә без дә балалар белән өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәнәбез. Балалар бу эшне бик теләп башкаралар. Балаларны хезмәттә тәрбияләү- ата-аналарның һәм өлкәннәрнең бурычларыннан берсе. Хезмәт-тормышта уңышлы үсешкә һәм үз-үзеңне тормышка ашыруга ярдәм итә торган сыйфат. Балада хезмәт үссен өчен уңай шартлар тудырырга, аңа хезмәт һәм тырышлык белән бәйле күнекмәләр тәрбияләргә кирәк.
-
Татарстан Республикасы флагы көне 29.11.2024
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы флагы көне билгеләп үтелә. Балалар белән тематик әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы флагының тарихы, төсләрнең әһәмияте, дәүләт символларының мөһимлеге белән таныштылар. Ә чара азагында балалар "Безнең Республика флагы" рәсемнәрен ясадылар
-
Әниләр көне 22.11.2024
Әни - дөньяда иң якын, иң яраткан кеше. Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый.Безнең дә балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйлэделәр, җырлар җырладылар һәм үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Безнең максатыбыз-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.