• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление дошкольного образования Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района (в том числе муниципальное бюджетное учреждение "Центр дошкольного образования" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Ахтубинская, д. 6
Телефон:
E-Mail: udo.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Андрианова Светлана Анатольевна

Новости

Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

Опубликовано: 26.04.2017

“Мин – Тукай варисы” дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, “Мин Тукай иҗатына гашыйк...” дип исемләнгән икенче биремдә яшь артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сәнгатьле сөйләмнәре исәпкә алынды. Замана стандартларына тәңгәл килгән, өченче “Тукай геройлары бүгенге көндә” дигән бирем, кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмый, әкияти персонажларны “җанландырып”, алар булып уйнап та күрсәттеләр. Игътибарлыкларын барлау өчен кәгазьгә төшерелгән төрле рәсемнәр арасыннан “Су анасы”, “Шүрәле”, “Акбай”, “Күбәләк” һ.б. рәсемнәрен табып, ничә икәнен язып куярга да тиеш булдылар.  “Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән дүртенче бирем аша зирәк, тапкыр булуларын ачыкладылар.

 “Тукай иҗатында – табигать” дигән бишенче бирем экология елын исәпкә алып, өй эше итеп бирелгән иде. Балаларның үз куллары белән ясалган рәсемнәр, кул эшләре Тукай иҗатын чагылдырган “табигать матурлыклары” күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде...

Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Аларның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. Шуңа да урын билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгегә, чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Дирзизов Альберт Рифкат улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы, Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге директоры Исмагилова Вәсилә Исмәгыйль кызы, Мәгариф ветераны Мингазов Суфиян Минһаҗ улы, Аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибы Ганиев Мансур Корбангали улы, 37 нче балалар китапханәсе мөдире Галеева Резедә Рәис кызы, варисларыбызның эшен биш баллы система белән бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар.

Хакимова Ләйлә (1 нче б/б) һәм Низамова Динә (27 нче б/б) “Иң сөйкемле Тукай варисы” номинациясендә; Мусин Самир (37 нче б/б) белән Хаеров Раил (49 нчы б/б) “Иң зәвыклы Тукай варисы” номинациясендә; Хасаншина Азалия (42 нче б/б) белән Закирова Әминә (64 нче б/б) “Иң мөләем Тукай варисы” номинациясендә; Карамова Ясминә (76 нчы б/б) белән Самигуллина Ләйлә (88 нче б/б) “Иң ягымлы Тукай варисы” номинациясендә; Зарубин Алберт (15 нче б/б) белән Гатиятов Әмир (92 нче б/б) “Иң күркәм Тукай варисы” номинациясендә;  Гараев Илхан  (Югары Чаллы авылы “Алтынчәч” б/б) “Иң зирәк Тукай варисы” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Беренче урынга лаек дип табылган, иң күп балл иясе Гайнутдинова Динара (93 нче б/б) “Тукай варисы – 2017” дип язылган алтын медальгә, Ризаев Тимур (39 нчы б/б) икенче урынга һәм көмеш медальгә, Хакимханова Алинә (74 нче б/б) өченче урынга һәм бронза медальгә ия булдылар. Шулай ук аларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2017 нче ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Димәк, мондый төр бәйгеләрне безгә һәр елны уздыру кирәк!

 Без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле: Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә.



К списку новостей