• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №76" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423357, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче 26
Телефон: +7(855)-530-68-49
E-Mail: mbdou76@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №76" НМР РТ
Руководитель: Гиндуллина Гульнара Хайрулловна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 221
У нас учат: 23

ШӘҺӘРНЕҢ УРНАШУ УРЫНЫ

                                                                 ШӘҺӘРНЕҢ УРНАШУ УРЫНЫ.

Түбән Кама шәһәре Мәскәүнең “Гипрогор”институты проекты буенча 1960 елда төзелә башлады. Ә инде 1966 елда яңа торак пункт шәһәр статусы алды.Түбән Кама шәһәре сан буенча өченче урында тора һәм иң яшь шәһәр булып санала. Халкы 260 меңнән күбрәк.  Шуларның 49,2 проценты татарлар, 46,1 проценты руслар, чуашлар 3 процент, башкортлар 1 процентын тәшкил итә. Уртача яшь 32 ел. Көн саен уртача 9 бала туа.
Шәһәр Кама буенда урнашкан һәм ике яктан урман белән әйләндереп алынган. Ул республиканың яңа төньяк-көнбатыш промышленность районында - көчле инфраструктурасы, энергетикасы, чимал запаслары, җайлы транспорт челтәре булган урында урнашкан. Биредә җитештерелгән продукция республика буенча гомумкүләм 25%  тәшкил итә.
Күп катлы Түбән Кама наратлык аланына йөзеп баручы зур корабльне  хәтерләтә. Өстән караганда шәһәр матур, зур: киң урамнар, аллеялар, күп агачлар, куаклар, ә җәй көнендә чәчәкләр бизи. Кама, Зәй, Шешмә елгалары агымы шәһәргә тагын да матурлык, ямь өсти.
Һәрбер урамның исемендә үзенең хатирәсе, легендасы бар.
Төзүчеләр урамы беренче шәһәр төзүчеләре хөрмәтенә аталган.
Яшьлек урамы – беренче урамнарның берсе. 60 нчы еллар башында Түбән Каманы яшьлек шәһәре дип атаганнар.
Шәһәрнең тормышы Нефтехимиклар белән бәйле, шуңа күрә дә үзәк урам Химиклар проспекты исемен  йөртә. Бу урам шәһәрне урталай кисеп үтә, аның озынлыгы 11,5 км.
Шәһәр уртасында бик матур урын бар. Ул Лемаев скверы. Әлеге урам Николай Василий улы Лемаевка багышлап аталган. Шунда ук аңа һәйкәл дә куелган. Урман белән параллель булып, Сөембикә урамы урнашкан. Ул Казан ханбикәсе Сөембикә исемен йөртә.
Тукай урамы татар халкының бөек шагыйрен хөрмәтләп аталган. 1991 елда Бакый Урманче ярдәмендә шул урамга һәйкәл куела.  2 нче санлы татар гимназиясе Бакый Урманче исемен йөртә.
Безнең шәһәребездә халык эшкә дә уңган һәм ял да итә белә. Моның өчен шәһәребездә Техниклар йорты, музыка училищесы, Шәһәр музее, кинотеатрлар, төрле күңел ачу клублары эшли.

 

НАВИГАЦИЯ ПО СПЕЦРАЗДЕЛУ: