• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №81 «Гульчачак» г. Набережные Челны

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423812, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Мира, дом 45 (16/06)
Телефон: +7(855)-238-57-59
E-Mail: sadik081@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №81 «Гульчачак» г.Набережные Челны»
Руководитель: Марданова Сария Фаннуровна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 127 ребенка
У нас учат: 32 педагога

Новости нашего детского сада

Безнең нәниләрдән яңалыклар. 11 төркем.

Опубликовано: 20.03.2019

Мөгаен, кечкенә вакытта һәрберебезнең дә ап-ак кәгазь битенә кул эзен төшергәне бардыр. Менә мин дә балачактагы рәсемнәрне карап утырганда саргая башлаган кәгазь битендәге кечкенә кул эзенә тап булдым! Аның өстенә үземнең кулларымны куеп карадым. Күпме гомер узган, күпме сулар аккан?! Бер мизгелгә балачагыма кайттым... Балачак якты хәтирәләре белән һәрберебезнең күңелендә уелып кала.

Озак кына уйлап утыргач, минем дә үзебезнең икенче кечкенәләр төркемендәге балаларның кул эзләрен ак кәгазь битенә төшерәсем килде. Төркемебезнең исеме - “Кояшкай”. Уйладым, уйладым да кояш макеты ясарга булдым. Кояшның нурлары балаларның кул эзләре булсын дидем. Ни өчен кояш ясарга булдым? Ул бит бар җиһанны яктырта, җылыта. Балаларның да кул эзләре бар дөньяны яктыртсын, җылытсын! Балачактагы кул эзләре аларның хәтирәләрендә мәңге саклансын.

Эшне башлар алдыннан кечкенә дусларым белән әңгәмә үткәрдем: сезнең кул эзләре – кояшның нурлары ул. Кояш нурлары ничек матур килеп чыкты. Бу нурлар гомер буе барасы юлларны яктыртып торсын!

 



К списку новостей