Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №81 «Гульчачак» г. Набережные Челны
Визитная карточка
Адрес: | 423812, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Мира, дом 45 (16/06) |
Телефон: | +7(855)-238-57-59 |
E-Mail: | sadik081@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №81 «Гульчачак» г.Набережные Челны» |
Руководитель: | Марданова Сария Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 127 ребенка |
У нас учат: | 32 педагога |
Новости
Мы друзья птиц
Опубликовано: 20.11.2019«Канатлы дусларыбыз»
Кыш көне мин табигатьне күзәтергә яратам. Бүген эшкә барганда күзем «ут булып янып торган» миләшләргә төште. Якынгарак барып карасам, миләш тәлгәшләре өстендә кызылтүшләр утыра икән бит! Барган юлымнан туктап, мин аларны озык кына күзәтеп тордым. Кызылтүшләрнең матурлыкларына соклана-соклана юлымны дәвам иттем.
Балалар бакчасында балалар мине зур түземсезлек белән көтеп торалар иде. Алар белән җылы якка китүче күчмә кошлар турында күп сөйләшкән идек. Ә бүген мин балаларга сорауны башкачарак бирергә булдым: «Кыш көне безгә «кунакка» килүче кошлар бармы икән?» Балаларны бу сорау бик кызыксындырды. Саф һавага чыккач, без көндә кошкайларны күзәтә башладык. Күзәтүләр нәтиҗәсендә балалар белән бик күп сорауларга җавап таптык: кошларга кыш көне җим табуы кыен икәнен, аларның күмәкләшеп яшәү рәвешен алып баруларын, кошлар төрләре бер-берсе белән дус-танә мөнәсбәттә яшәүләре. Күзәтүләр нәтиҗәсендә «кунакларыбызның» кызылтүш икәнен ачыкладык. Дөньябызны онытып, сокланып, без кошкайларны күзәттек. «Янып торган» кызыл түшле, кара бүрекле, шомырт кара күзле кошкайларны күреп, таң калдык.
Төркемебезгә кергәч, әңгәмә барышында кошларның нәрсә белән туклануын ачыкладык. Алар үткен томшыклары белән җимешләрнең төшләрен генә ашауларын белдек.
Балалар белән күмәк эш-аппликация ясарга булдык. Моның өчен безгә А3 зурлыгындагы кагәзь, төрле төстәге гуашьлар, мамык дисклар, клей, кайчы, чыршы ботагы, күзләр кирәк булды. Берничә бала кагәзьне буяганда, калганнар кызылтүшнең тән өлешләрен буярга керештеләр. Буялган мамык дискларын киптергәннән соң, ябыштыру өлешенә кердек. Балаларга бу күмәк эш бик ошады. Хәзер урамга чыккан саен, кошкайларыбызга җим алып чыгабыз.Килеп чыккан матурлыкны сез үзегез дә ясап карый аласыз.
11 төркем
К списку новостей