Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости Тойгильдинской ООШ
XII Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары
Опубликовано: 04.02.20154 нче февральдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Югары һәнәри белем бирүче автономияле Дәүләт мәгариф учреждениесе “Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты”, Бөтендөнья татар конгрессының Ленигорск бүлекчәсе, Ленигорск муниципаль районының мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы “Ленигорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе XII Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары уздырды. Укуларда татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы — Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов; ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы - Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы; гимназиянең фәнни җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, ӘДМХИ доценты – Гарипова Роза Һилалетдин кызы; республиканың милли мәгариф методистлары, республика мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылыры, һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Бу укуларда безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы да катнашты. Ул “Р.Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану”, дигән темага чыгыш ясап ТР мәгариф һәм фән минстрлыгы биргән сертификатка ия булды.
К списку новостей