• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9.
Телефон: +7(855)-563-46-15
E-Mail: sstoy.mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Тойгильдинская ООШ»
Руководитель: Ризатдинова Айгуль Мударисовна
Год основания учреждения: 1982
У нас учатся: 25 учащихся и 8 воспитанников
У нас учат: 9 учителей

Новости Тойгильдинской ООШ

Чыгарылыш кичәсе

Опубликовано: 26.06.2014

Бу көннәрдә бөтен ил буенча, барлык уку йортларында "Чыгарылыш кичә"се бәйрәмнәре уза.  Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Шулай итеп, укучылар, гомерегезнең унбер елын бергә уздырган сыйныфташларыгыз, хәреф танырга өйрәтүдән башлап, теорема-законнарга кадәр төшенергә булышкан укытучыларыгыз белән хушлашасыз. Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Бүген үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Уңышның күп өлеше сезнең үзегездән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен.

         Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!
          Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын!

         Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!



К списку новостей