Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Мәчеткә ярдәм
31.10.2012
Мәктәпнең волонтер отряды егетләре мәчет ихатасын тәртипкә китерделәр. Алар ремонт эшләреннән соң таралып калган чүп-чарларны җыеп түктеләр, иске такталарны рәтләп өеп куйдылар.
-
Көзге бал
24.10.2012
Өлкән класс укучыларының “Көзге бал ”кичәсе үтте. Әлеге чараны 9 класс укучылары класс җитәкчеләре Шаяхметова Миләүшә Мөдәрисовна ярдәме белән оештырдылар һәм алып бардылар. 8, 10 һәм 11 класс укучылары бәйрәмдә концерт номерлары белән катнаштылар.
-
Бәйрәм алдыннан
24.10.2012
Гает бәйрәме алдыннан мәктәпнең волонтер отряды авыл мәчетенә шефлык белән барды. Анда укучылар мәчет бинасының бүмәләрен җыештырдылар: идәннәрен себерделәр, келәмнәрен кактылар, тузаннарын сөрттеләр. Бушаган су савытларына су ташып куйдылар. Укучыларның ярдәменнән авылыбыз өлкәннәре бик канәгать булдылар.
-
Cөмбелә бәйрәме 19.10.2012
Башлангыч класс укучыларының көзге Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә быел балалар бакчасында йөрүче балалар да кунак итеп чакырылган иделәр. 4 класс укучылары оештырып алып барган бу чарада һәр класс “Шалкан ”әкиятен төрле вариантта сәхнәләштереп күрсәтте.
Урта звено укучыларының “Көзге уңыш бәйрәмнәре” булды. Укучылар бәйрәм барышында үзләренең сәнгать өлкәсендәге осталыкларын күрсәттеләр. Һәр класс концерт номерлары белән чыгыш ясады. Шулай ук алдан игълан итеп үткәрелгән рәсем, көзге букетлар конкурсларына да йомгак ясалды.
-
Ярминкә 19.10.2012
Мәктәптә “Тәмлетамак” ункөнлеге оештырылып уздырылды. Бу көннәрдә һәр класс укучылары класс җитәкчеләре ярдәме белән тәм-том ярминкәсе үткәрделәр. Балалар үзләре пешергән кулинария ризыкларын иптәшләренә авыз иттереп кенә калмыйча, рецеплары һәм әзерләү нечкәлекләре белән дә уртаклаштылар. Сәүдә итүдән кергән табышны класс кирәк-яракларына файдаланырга җыеналар.
-
Укытучылар көне 08.10.2012
Мәктәпнең Булат Вәлиев исемендәге дружина советы “Укытучыңны котла”акциясенә кушылып чара үткәрде.
Укытучыларга багышлап язылган җырлар яңгырап торган, матур бизәлгән мәктәп ишек төбендә бүләкләр һәм котлау сүзләре белән каршы алучы укучыларын күрү укытучыларның күңелләренә хуш килде.
Өлкәннәр көне һәм профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан лаеклы ялдагы укытучылар белән бәйрәм иртәсе оештырылды.Чара барышында башлангыч класс укучылары көче белән концерт күрсәтелде, бүләкләр тапшырылды. Соңрак бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать калдылар.
-
Посади дерево! 06.10.2012
День был приурочен к проведению акции "Посади дерево". Учащиеся 7-11 классов приняли активное участие: принесли саженцы разных деревьев. Несмотря на неясную погоду все остались довольны проделанной работой.
-
С днем УЧИТЕЛЯ! 05.10.2012
В руках у школьников – красивые букеты,
Звучат красивые слова и тут, и там.
Деревья даже по особому одеты!
И низкий всем поклон родным учителям!
Пусть будут вам ученики всегда послушны,
Их прилежание пусть удивляет вас!
А вы же оставайтесь благодушны,
Пусть настроение ваше будет – высший класс! -
Халыкара өлкәннәр көне 02.10.2012
1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Буген бездэ лаеклы ялдагы укытучылар Гайнуллина Тәнзилә Фарук кызы һәм Хафизова Фәния Гыйльмулла кызы кунакта булдылар. Башлангыч класс укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Бәхетле парлар 28.09.2012
Авыл китапханәсендә бергә яши башлауларына түгәрәк даталарны билгеләп үтүче парлар белән очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге кичәдә 30 елдан артык бергә гомер итүче Ризвановлар, Кадыйровлар, 40 ел бергә яшәүче Чинаевлар гаиләләре белән бергә, көмеш туйларын күптән түгел билгеләп үткән Энҗе һәм Наил Ильясовлар да катнаштылар.