Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
Руководитель: | Ризатдинова Айгуль Мударисовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Сөмбелә бәйрәме 18.10.2013
5-8 класс укучылары белән “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды. Бәйрәм “Ел Сөмбеләсе” бәйгесе формасында оештырылды. Кызлар осталыкта, уңганлыкта, игътибарлыкта көч сынаштылар. Сынаулар кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә 8 класс укучысы Айгөл Минһаҗева –“Мисс Сентябрь”, 5 класс укучысы Айсылу Сабирова -“Мисс Октябрь”, 7 класс укучысы Румия Нурманова - “Мисс Ноябрь”, ә 5 класс укучысы Алия Шайхетдинова - “Ел Сөмбеләсе” исемнәрен яуладылар.
-
Һәр китапның тарихы бар 12.10.2013
Библиотека айлыгының ” Һәр китапның тарихы бар” исеме астында үткән икенче ункөнлеге “Әбиләр, бабайлар, әтиләр, әниләр укып үскән китаплар” дип аталган Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыштан соңгы 10 еллыкта нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе белән төгәлләнде. Күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Уңыш бәйрәме 09.10.2013
Башлангыч класс укучыларының «Уңыш бәйрәме» кичәсе үткәрелде.
Кичәне 4 класс укучылары класс җитәкчесе Ильясова Энҗе Фарисовна белән КВН бәйгесе формасында оештырганнар иде. Кызыл Калфак белән Соры бүре алып барган әлеге бәйге бик җанлы һәм күңелле үтте.
-
Библиотека айлыгы 08.10.2013
Библиотека айлыгы кысасында 4 класс укучылары белән чара оештырылды. Чара барышында укучылар китап һәм китапханәләр барлыкка килү тарихы буенча мәгълүмат алдылар. Авыл китапханәсе мөдире Бахтагараева Нурия апалары аларны китапханәче хөнәре һәм авылыбызда төрле елларда китапханәче булып эшләүчеләр белән таныштырды.
-
Көзге уңыш 07.10.2013
Мәктәп яны бакчасында уңыш җыеп алу буенча өмә оештырылды. Ашханәдә укучылар тукланырга җитәрлек кишер, чөгендер, кәбестә һәм кабак җыеп, саклауга куелды.
-
Ветеран укытучылар белән очрашу 04.10.2013
Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан ветеран укытучыларыбызга бәйрәм чарасы оештырылды. Чара барышында аларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде, укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2013
Өлкәннәр көне уңаеннан авыл күләм оештырылган чара мәктәбебез ашханәсендә узды. Чара барышында укучылар өлкәннәргә концерт номерлары куйдылар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килгән авылдашлар мул өстәл артында мәктәбебез пешекчеләре әзерләгән ризыклардан да авыз иттеләр.
-
Укытучылар көне 02.10.2013
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар телибез. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Укытучылар көне 02.10.2013
Мәктәпкүләм Укытучылар көне билгеләп үтелде. Укучылар бәйрәмнәре белән котлап, укытучыларга концерт номерлары һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Дәресләрдән соң укытучылар мул өстәл артында бәйрәмнәрен дәвам иттеләр. Аларны мәктәп дирекциясе һәм профсоюз председателе кайнар котлады.
-
Международный день пожилых людей 01.10.2013
1 октября – Международный день пожилых людей