Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 470 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Пушкин картасы 11.05.2022
Сызым сызарга, яңа техникалар кулланып рәсем ясарга районыбыз сәнгать мәктәбендә шартлар бар!
"Пушкинская карта" программасы буенча уздырылган чаралар укучыларның танып белу эшчәнлеген үстерү өчен бик яхшы мөмкинлекВ школе искусств нашего района есть все условия для черчения, рисования с использованием новых техник!
Мероприятия по программе "Пушкинская карта" - отличная возможность для развития познавательной деятельности учащихся -
Картлар йортында булдык 11.05.2022
Көтелмәгән бүләккә кайсыбыз гына шатланмый соң!?
Изге эшләргә юнәлдерелгән хәрәкәт мәктәбебездә даими эшләп килә. Шушы хәрәкәткә кушылучы 4 в hәм 4г сыйныфында белем hәм тәрбия алучы волонтер укучыларыбыз белән, 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, район Картлар һәм инвалидлар йортына бардык. Гомер көзләрендә ялгыз калганнар әби-бабайлар, сабый баладай сөенеп шигырьләр тыңладылар, матур теләкләрне зур рәхмәт әйтеп кабул иттеләр. Тыл ветераннарын зурлап район укучыларының үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдык. Укучыларыбыз әлеге очрашудан тәэсирләнеп кайталар. -
Боек Җиңү көне белән 11.05.2022
2022 нче елның 9 нчы маенда районыбызда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын зурлап билгеләп үтелде. Мәктәбебез коллективы да әлеге чарада актив катнашты. Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере...Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек ватан сугышы беткәнгә 77 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт. Ул ясаган яра һәм җәрәрхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.
-
Акция 06.05.2022
Мәктәбебез укучылары "Вместе с ветераном" акциясенә кушылдылар
Мәңгелек ут- ялкыннардан һәйкәл- һәлак булганнар сугышта.
Мәңгелек ут- алар сулышы ул,
Тоташылган безнең сулышка.
Алар исән безнең күңелләрдә,
дәвамнары- безнең гомерләр.
Алар миндә яши,
алар синдә яши,алар бездә мәңге яшәрләр! -
Тәрбия сәгате 06.05.2022
Өлкән сыйныфларда "Хәрби корреспондентлар" темасына тәрбия дәресләре үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә юл тоткан хәрби корреспондентларның ролен аңлау, хәзерге заман геройларының - Россия журналистларының, хәрби корреспондентларының батырлыгын аңлау иде.
Дәрестә укучылар видеофрагментлар, видеороликлар, Бөек Ватан сугышы фронтларында хәрби корреспондентларның батырлыклары, героик көннәр, Донбассны азат итүдәге вакыйгалар турында презентацияләр карадылар. Дәрес патриотизм хисе тәрбияләүгә хезмәт итте. -
Якташыбыз белән очраштык 04.05.2022
Бүген Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары стелласында әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булган дүртенче райондашыбызның фотосы урын алды.
Якташыбыз драматург, юморист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге бүләкләр иясе, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон стелланы ачу тантанасында катнашты. Әлеге бәйрәмнең бизәге булып " Тукай бизәкләре" бию төркеме һәм барабанчылар булдылар
-
Ураза гаете 03.05.2022
Укучыларыбыз, әти- әниләр, укытучыларыбыз районкүләм бәйрәм уңаеннан уздырылган чарада катнаштылар. Бәйрәмдә милли уеннар уйнатылды, шигырьләр сойләнде. Канат тарту, чүлмәк вату, әйбер кисү, кул көрәше, скакалкада сикерү, капчык киеп йөгерүдә рәхәтлэнеп катнашты укучыларыбыз, бүләклэр алдылар. Сәламәтлекне ныгытуда саф hавада булу, хәрәкәтләнү, аралашу - иң яхшы мөмкинлек!!!
Наши ученики, родители, учителя приняли участие в мероприятии, посвященном районному празднику. На празднике были разыграны национальные игры, сказаны стихи. С удовольствием участвовали в перетягивании каната, разбивании Горшков, рубке вещей, рукопашном бою, прыжках в скакалке, беге в мешках. Пребывание на свежем воздухе, движение, общение - лучшая возможность для укрепления здоровья!!!
-
Ижауга сәяхәт 03.05.2022
6в, 6а, 5в сыйныфы укучылары өчен ( җитәкчеләре Миргалимова А.И., Сафаргалина И. М., Әмирова Ч. Р.) тирә-якны танып белү максатыннан Ижау шәһәренә экскурсия оештырылды. Экскурсия теманы ачу өчен нигез булып торган алдан сайлап алынган объектлар белән бәйле. Балалар шәһәр, аларның истәлекле урыннары белән таныштылар.
Яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан "Кукурузные палочки от Степки" заводына барып кайтты. Балалар эшләп килүче җитештерү белән таныштылар, кукуруз таякчыклары, попкорн, шикәр мамыгы ясау процессында катнаштылар, чәй эчү оештырылды. Шулай ук кыргый экзотик хайваннар һәм аларның характерлы билгеләре турында белемнәрне баету максатыннан Удмуртия дәүләт зоология паркында да булдылар.
Сәфәрдә үткән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бу сәяхәттән бик матур тәэсирләр калды! -
Паспорт алу 30.04.2022
27 апрель көнне “Мөслим туган як музее”нда мәктәбебез укучысы Цыпленков Дмитрийга паспорт тапшырдылар! Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләү өчен: шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслимнең Мактаулы гражданины Мөҗәһит ага Әхмәтҗанов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Якуб кызы, район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Маракина Роза Иван кызы, район гражданлык хәле актлар теркәү бүлеге җитәкчесе хезмәткәре Диләрә Марсел кызы, Мөслим үзәк китапханә җитәкчесе Айсылу Минневасыйл кызы да килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
-
Кызыклы очрашу 30.04.2022
Экология икеайлыгы кысаларын, бүген 5 нче сыйныф укучылары өчен МУП БИО яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасы вәкиле Байрханова Рүзилә Рәис кызы белән кызыклы очрашу үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар, табигатьне саклауның һәрберебез өчен дә мөһим булуына тагын бер кат инандылар.
В рамках экологического двухмесячника сегодня для учащихся 5-х классов прошла интересная встреча с представителем организации по озеленению и благоустройству МУП БИО Байрхановой Рузилой Раисовной. Учащиеся нашли ответы на многие интересующие их вопросы, еще раз убедились в важности сохранения природы для каждого из нас.