Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 453 обучающихся |
| У нас учат: | 52 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Җирле үзидарә тарихы белгечләре"/"Знатоки истории местного самоуправления" 27.04.2026

Безнең мәктәп укучылары командасы Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган республика олимпиадасында "Җирле үзидарә тарихы белгечләре" номинациясендә катнашып, призер булды. Бу чара 26 апрельдә Казан шәһәренең В.Г. Тимирясов исемендәге КИУда узды. Олимпиада катнашучыларда сәяси культура, гражданлык җитлеккәнлеген формалаштыру һәм патриотик кыйммәтләрне үстерү максатларында уздырылды һәм анда федераль законнарны һәм РФ һәм ТР Конституцияләрен белү буенча биремнәр бирелде. Команда составында 9-11 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Команданы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Асадуллина Й. Р. әзерләде.
Команда учащихся МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г. Тукая" приняла участие и стала призером в номинации "Знатоки истории местного самоуправления" в Республиканской олимпиаде, посвященной Дню местного самоуправления в Российской Федерации. Это мероприятие прошло 26 апреля в КИУ им В. Г. Тимирясова в городе Казани. Олимпиада проводилась в целях формирования у участников политической культуры, гражданской зрелости и развития патриотических ценностей и содержала задания на знание федеральных законов и Конституций РФ и РТ. В составе команды выступили учащиеся 9-11классов. Команду подготовила учитель истории и обществознания Асадуллина Й. Р. Подготовка к олимпиаде, посвященной Дню местного самоуправления, стала для команды настоящим погружением в реальную работу власти на местах.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 25.04.2026

Бүген мәктәбебез диварларында Габдулла Тукайның 140 еллыгы хөрмәтенә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Чара чын талантлар парадына әйләнде. Районыбызның төрле почмакларыннан мәктәп укучылары гаҗәеп театральләштерелгән тамашалар әзерләделәр. Тукай әкиятләре геройлары мәктәп коридорларында җанланган кебек тоелды. Укучылар һәм укытучыларның бердәм тырышлыгы белән әзерләнгән күргәзмә дә чын ачыш булды. Без талантлы балаларыбыз һәм укытучыларыбыз белән горурланабыз!
Сегодня в стенах нашей школы прошел большой праздник, посвященный 140-летию Габдуллы Тукая. Мероприятие превратилось в настоящий парад талантов. Школьники из разных уголков нашего района подготовили замечательные театрализованные представления. Казалось, что герои сказок Тукая оживают в школьных коридорах. Настоящим открытием стала и выставка, подготовленная совместными усилиями учащихся и учителей. Мы гордимся нашими талантливыми детьми и учителями!
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 25.04.2026

24 апрель көнне мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары "Татарча диктант" бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылдылар. Ул бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Текстны туган тел укытучысы Гөлназ Фәнис кызы әйтеп яздырды. Катнашучылар башта шагыйрьнең "Туган тел" шигырен, аннан "Бәхет" дип аталган текстны яздылар «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Бу – төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция.
24 апреля учащиеся и учителя школы присоединились к всемирной образовательной акции "Татарча диктант". Он был посвящен 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая. Текст читала учитель родного языка Гульназ Фанисовна. Сначала участники написали стихотворение "Туган тел", затем текст "Бәхет". «Татарча диктант» является акцией проверки знаний, но прежде всего это объединяющий фактор. Это акция, которая в разных регионах, в Татарстане воспринимается как татарский праздник.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24.04.2026

20-23 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында Габдулла Тукай исемендәге «Чәчәкләр китерегез Тукайга..." исемле XVI бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе узды.Бэйге дүрт искиткеч датага — Габдулла Тукайның 140 еллыгына, Россия халыклары бердәмлеге елына, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгына багышлана.Бәйгенең барлык этапларын да унышлы утеп, мәктәбезнең 8б сыйныф укучысы Ислам Нуруллин (җитәкчесе - Гөлшан Мәүлиева) 1 УРЫНГА хэм кыйммэтле булэккэ лаек булды. Ислам, 23 апрель конне, Г. Камал бинасында жиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып, гала-концертта искитмәле чыгыш ясады. Әфәрин!!! Талантлы укучыбызга киләчәктә дә зур уңышлар һәм тагын да мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләр теләп калабыз!
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24.04.2026

Мәктәбебездә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына140 ел тулу уңаеннан «Тукай в наших сердцах -Поэтический вызов» (Tukay in Our Hearts - Poetry Challenge) дип исемләнгән флешмоб оештырылды.Укучыларыбыз бөек шагыйребезнең шигырьләрен инглиз телендә тәкъдим итте.
К 140-летию со дня рождения великого поэта Г. Тукая в школе был организован флешмоб "Тукай в наших сердцах - поэтический вызов" (tukay in our Hearts-Poetry Challenge).Наши учащиеся представили стихи великого поэта на английском языке.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24.04.2026

"Габдулла Тукайда кунакта" викторина.
-
"School performance" 24.04.2026

Бүген "School performance " муниципаль театр конкурсының йомгаклау этабы узды. Безнең мәктәпне "Wonderland" театр коллективы тәкъдим итте һәм уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Театр коллективына алга таба да уңышлар телибез!
Сегодня 24.04.26 состоялся заключительный этап муниципального конкурса театральных постановок "School performance ". Нашу школу представил и успешно выступил театральный коллектив "Wonderland" и был награждён Дипломом III степени. Театральному коллективу желаем дальнейших успехов!
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24.04.2026

Бүген 4 нче сыйныф укучылары өчен "Тукай әкиятләренә ияреп" дип исемләнгән әкият-кичәсе үтте.
Сегодня для учащихся 4-х классов прошел сказочный вечер "Следуя сказкам Тукая"
-
Уңышыбыз/Наши успехи 23.04.2026

22 нче апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Илһам" иҗат конкурсының йомгаклау тантанасы узды.
Бу конкурста 8б сыйныфы укучысы Нуруллин Ислам (укытучысы Гайнетдинова Г.Ф.) һәм 9а сыйныфы укучысы Гараева Язилә (укытучысы Яббарова С.Я.) 3нче урынга лаек булдылар. Аларны 5 мең сумлык премия белән бүләкләделәр.22 апреля в Институте филологии и межкультурных коммуникаций Казанского (Приволжского) федерального университета состоялась торжественная церемония подведения итогов творческого конкурса "Ильхам". В этом конкурсе учащийся 8б класса Нуруллин Ислам (учитель Гайнетдинова Г. Ф.) и ученица 9А класса Гараева Язиля (учитель Яббарова С. Я.) заняли 3 место. Их наградили премией в 5 тысяч рублей.
-
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 23.04.2026

Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, безнең мәктәптә "Мин сөйләргә өйрәнәм" проекты кысаларында "Тукайлы яз" дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды.Әлеге чарада 1-5 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр бала үзенең күңеленә иң якын булган, Габдулла Тукайның иҗатындагы иң матур шигырьләрне сәнгатьле башкару осталыгын күрсәтте.
Бүген яңгыраган һәр шигырь, төрле яшьтәге, төрле сыйныфларда укучы балаларның җаны белән сугарылган иде. Аларның һәр сүзе, һәр интонациясе, һәр хәрәкәте бөек шагыйрьгә булган мәхәббәтне, аның шигырьләренә булган ихтирамны чагылдыра иде. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Конкурска 33 заявка кабул ителгән иде.
Бәйрәмнең иң матур өлеше – җиңүчеләрне бүләкләү булды. Жюри әгъзалары, һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, бәяләп, иң сәләтле, иң оста башкарган укучыларны сайлап алды. 1,2,3 урынннар билгеләнде.Укучылар дипломнар,истәлекле бүләкләр алдылар. Бу бәйрәм безнең күңелләрдә озак сакланыр, ә Габдулла Тукайның исеме һәм аның моңлы шигырьләре мәңге яшәр.












